19 май 2021 яңалыклары
-
Татарстанда этләр 200 баш каз бәбкәсен юк иткән
Авыл җирлегенә бу этләр буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать ителгән булган.
-
ГТО комплексының 90 еллыгына багышланган республика иҗат конкурсында җиңүчеләр билгеләнде
Узган ял көннәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган республика балалар проектлары конкурсы жюрие талантлар бәйгесенә йомгак ясады.
-
Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны тәмамланды
Татарстан Республикасында 2021 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1400,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән 1295,5 гектарда урман культуралары утыртылган, 104,6 гектарда урманнар үрчетелгән.
-
19 май-Татарстан матбугаты көне
Шул уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык: Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезнең һөнәр җәмгыятьтә элек тә, хәзер дә иң кирәклеләрдән санала, шуңа да сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Бу сездән зур хезмәт, объективлык, иҗади энергия таләп итә. Журналистлар һәрвакыт райондагы вакыйгалар үзәгендә кайныйлар һәм һәр яңалыкны оператив рәвештә газета укучыларга җиткереп баралар.