20 апрель 2021 яңалыклары
-
Enaecash - Туган тел
Габдулла Тукай шигыре хип-хоп стилендә
-
Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе
Фоторепортаж.
-
21 апрельгә һава торышы
21 апрельдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +3..-2°, көнчыгыш районнарда -7°, көндез +7..+12°, республиканың көнчыгышында +16° градус.
-
Саба гимназиясендә экологик белем һәм тәрбия
Традиция буенча, апрель – экологик белем һәм тәрбия бирү айлыгы булып тора. Айлык кысаларында укытучылар, укучылар белән берлектә төрледән төрле кызыклы ачык дәресләр, экскурсияләр, интеллектуаль викториналар, конкурс һәм уеннар үткәрәләр. Шулай ук мәктәп күләмендә төрле акция һәм флешмоблар уза. Мәсәлән, биология укытучысы Вәлиәхмәтова Г.Г. 7нче А сыйныфында “Хайваннар дөньясының үсеш исбатланышы” темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Enaecash “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарды
Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде. Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында урнаштырылган.
-
Казанда автобус шоферы полицейскийларга транспорт чарасына атулары хакында әйтте
Гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.
-
Елыш авыл клубында концерт - башваткыч уздырылды
17нче апрель көнне Елыш авыл клубында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан концерт - башваткыч уздырылды. Бәйрәм ачылышында клуб мөдире барлык авылдашларга язгы күтәренке кәефләр теләде. Кичә җыр, бию, күңелле мизгелләр белән аралашып барды. Башваткычта уенчылар барысы да бик тырышып уйнадылар. Җиңүче булып Сафиуллина Кифая апа табылды. Бәйрәм кичәсе барыбызга да күтәренке кәефләр бүләк итте.
-
"Минем дә бар иде балачагым...". Тыл ветераны белән очрашу
"Сугыш хатын-кыз йөзе түгел" социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру кысаларында 16нчы апрель көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тыл ветераны белән “Минем дә бар иде балачагым" дип аталган очрашу уздырдылар. Бу очрашуның максаты-буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу һәм балаларда илебез традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең, батыр хатын – кызларның истәлеген саклап калу, үткәннәрне хәтерләүгә сак караш тәрбияләү.
-
Сулә авыл клубында "Яраткан көйләр ритмында" дигән конкурс үтте
16нчы апрель көнне Сулә авыл клубында "Яраткан көйләр ритмында" дигән конкурс программасы үткәрелде. Конкурс барышында катнашучылар көйләрне генә түгел, җыр текстларын да белүдә көч сынашты. Шулай ук катнашучыларга башта җырны, ә аннан соң аның башкаручысын да әйтергә кирәк иде.Беренче ноталардан көйләрне укып, катнашучылар үзләренең заманча хитларын да, шулай ук узган елларның популяр көйләрен дә яхшы белүләрен исбатладылар.
-
Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме
20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.
-
Казанда ике җиңел автомобиль белән авариядә дүрт кеше имгәнгән
Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган.
-
Сораштыруда катнашкан россиялеләрнең яртысы 2021 елда хезмәт хакының артуын көтә
Һәр унынчы респондент эш күләме кимүенә өметләнә.
-
Мәҗид Шамхаловның «Кайнана» пьесасы буенча спектакль
17нче апрель көнне Өтернәс авыл клубының сәхнәсендә "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дигән театр фестивале кысаларында, Олы Нырты авыл җирлеге үзешчәннәре Мәҗид Шамхаловның «Кайнана» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Без еш кына гади хакыйкатьне онытабыз: бер беребезне сакламыйбыз, ә аннары югалттык елыйбыз. Спектакльдә конфликтның бер ягында улы Аязга тормыш бүләк иткән әнисе, ә икенче ягында Сәгидә исемле яшь килене тора. Җәннәт беренче көннән үк киленен кабул итми.
-
“Күңелләрдә яз яме! "дип исемләнгән концерт
18нче апрель көнне Олы Арташ авыл клубында Татар Икшермәсе авылы үзешчәннәре “Күңелләрдә яз яме! "дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт программасы матур җырлар, дәртле биюләр һәм миниатюралар белән үрелеп барылды. Концертта һәр катнашучының чыгышы көчле алкышларга күмелде.
-
Татарстанда һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак
Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.