21 август 2014 яңалыклары
-
"Попутка" тоткан 18 яшьлек кызны көчләгәннәр
28 яшьлек Антон Соловьев көчләү һәм үтерергә янауда гаепле дип табылды. Җинаятьче моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. 2014 елның 5 июнендә Соловьев таныш булмаган кызны машинасында Чаллыга кадәр алып барырга ризалаша. Әмма урманга алып барып, бинзопила белән янап, кызны көчли, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасы. Гаепләнүче үз гаебен...
-
Сабалыларны 30 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр өч көнлек ял көтә
Татарстанда яшәүчеләрне 30 августтан алып 1 сентябрьгә кадәр өч көнлек ял көтә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә һәм Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законының 1 нче маддәсенә туры китереп, 30 август - Республика һәм Шәһәр көне - Татарстанда бәйрәм һәм ял көне дип исәпләнә....
-
Бер фанерадан – дүрт мультфильм герое
Яшәгән мохитнең гүзәллеге үзебездән тора. Кайбер йортлар яныннан үткәндә шаулап үсеп утыручы гөлбакчаларны күреп шатланабыз. Гомуми йортларның да төрлесен очратырга мөмкин.
-
Кылны кырыкка ярыр чак
Чыннан да хуҗалыкларда шундый вакытлар бүген. Бөртеклеләрнең дә, көзге чәчүгә җирнең дә өлгерүе бер үк вакытта туры килде. Шулар белән беррәттән терлек азыгын да үзвакытында әзерләргә кирәк.
-
Казан - Нократ Аланы - Казан поезды Шәмәрдәнгә кадәр барачак
26 августта Казан - Нократ Аланы - Казан поезды Шәмәрдәнгә кадәр барачак. Кукмара - Нократ Аланы тимер юлында ремонт эшләре планлаштырылган, дип хәбәр итә "Содружество" ААҖ пассажирлар компаниясе. Моның белән бәйле рәвештә, Кукмара - Нократ Аланы тимер юлында 6420/6425 поездларының маршруты кыскара. Казан - Нократ Аланы юнәлешндә хәрәкәт итүче 6420...
-
Трактор астына кереп йокларга яткан сакчының гомере өзелгән
Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 11 нче августтан 15 нче августка кадәр 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 10 август көнне булган. "Түбән Кама йөк шиналары" ҖЧҖ машина йөртүчесе электрон йөк төяүчедән төшеп, арбага утырган, әмма кисәк кенә сул як кырыена егылып китеп, аңын югалткан һәм үлгән. 11 август көнне...
-
Яңа туган сабыйны чүплеккә кунакханәнең 7 катыннан үз әнисе ташлаган
Кичә Казанның "Кварт" кунакханәсе янында яшәүчеләрнең чүп савыты янында бала мәетенә тап булганнарын хәбәр иткән идек. Бүген исә яңа туган сабыйны әнисе - 24 яшьлек хатын-кыз "Кварт" кунакханәсенең 7 катыннан тотып атканы билгеле булды. Хатын-кыз, кунакханә администрациясе әйтүенчә, Казанга Әлки районыннан килгән һәм кунакханәдә 13 август көнне урнашкан. Әлегә хатын-кыз...
-
Бәяләргә чама хисе кирәк
Беркөнне ягулык станциясенә барып, машинама бензин салдым. Бәясе күтәрелде, диләр. Әйдә, ярар, барыбер салыгыз, без моңа ияләнгән инде, мин әйтәм. Бер атнадан тагын шул ук хәл кабатланды.
-
Татарстанда ау сезоны ачылды: рөхсәт алу - 1800 сум
Татарстан Республикасында тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе боерыгы нигезендә республика территориясендә җәйге-көзге сунар сезоны башлана. Шул исәптән "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" учреждениесенең аучылык биләмәләрендә 16 августтан 15 ноябрьгә кадәр сазлык-болын , кыр киекләрен, 1 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр кыр казларын ауларга рөхсәт ителә. Бер ау көнендә атылган каз...
-
“Канәфер” фольклор ансамбле - "Балкыш"та: өлкәннәр “әртисләнде“
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр арасында уздырылган "Балкыш" фестивален Кукмара мәдәният йортында бик кызыксынып карадым. Яшьләре 60ка, 70кә, 80гә җитеп килгәннәрнең чыгышлары артистларныкыннан бер дә ким түгел икән. Шуңа куандым. Туган авылым Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс шартларына туры китереп, "Сугышчыларга посылка...