22 июль 2015 яңалыклары
-
Данир Сабиров мунчада репетиция ясый
Танылган юмор остасы, шоумен, җырчы Данир Сабиров быел Казанның Идел буе районында ике катлы йорт салып, июнь аенда гаиләсе белән шунда күченгән. Рамазан аенда яңа нигезгә өлкәннәрне генә җыеп Коръән ашы укытканнар. Дуслар, туганнар, артистлар исә өй туена чакыралачак, ди Данир. Билгеле булганча, моңа кадәр Данир гаиләсе белән тормыш иптәшенең...
-
Асылъяр сәхнәгә кире кайта
14 июль Асылъярның туган көне иде. Бәйрәме белән котлаганда, «Татар радиосы» коллективы аннан кайда югалуын да сораган. - Югалу сәбәбе турында күп язылды, бер кешегә дә сер түгел - мин декрет ялында. Улым Әмиргә июль ахырында 2 яшь ярым була. Иҗатымны дәвам итәм. Хәзер инде бер альбом яздырырлык җырлар җыелды....
-
"Татмедиа" флагы Эльбрус тавы өстендә [+фото]
"Татарстан" журналының баш редакторы Артем Тюрин үзенең дуслары белән "Татмедиа" АҖ флагын Эльбрус тавына - 5462 метрлы биеклеккә күтәрде. http://sntat.ru
-
Гүзәл Уразовадан өр-яңа клип [+видео]
Танылган җырчы Гүзәл Уразованың "Ромашкалар" җырына төшерелгән клибы тамашачыларга тәкъдим ителде. Туйлар.ру
-
Абитуриентларга «кайнар элемтә» эшли
Быел югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 мең бюджет урыны билгеләнгән. Моннан кала бюджеттан тыш, читтән торып уку бүлекләрендә, техникум һәм көллиятләрдә дә урыннар каралган. Абитуриентларга тиз арада мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан, Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015нче елда югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына...
-
Татарстанның ун районында уңыш җыюга керешкәннәр
Татарстанның ун районында - Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Зәй, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Чистай районнарында уңыш җыюга керешкәннәр. Республика буенча исәпләгәндә, 3,2 мең гектарда ашлык суктырылган инде.
-
Сатуда Рөстәм Миңнеханов рәсемнәре төшерелгән футболкалар
Казанда тиздән Рөстәм Миңнеханов рәсемнәре төшерелгән футболкалар сата башлаячаклар. Мондый футболкаларның дизайнын А1 компаниясе уйлап тапкан. Ә проектның авторы - «Татспиртпром» ААҖ җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов. Әлеге уңайдан Миннәхмәтов «Инстаграм»дагы сәхифәсенә берничә фото йөкләгән. Фотоларда ул Миңнехановның хоккей шлемы кигән рәсеме төшерелгән футболкадан. Безнең гәҗит
-
Җиңел машиналар җитештерү узган ел белән чагыштырганда 24,4% кимегән
Росстат Русиядә 2015 елның беренче яртысында 679 мең җиңел машина җитештерелгән, бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 24,4% кимрәк, дип белдерә. Йөк машиналары җитештерү дә 22,5%ка кимегән. 2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда «Камаз» 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан. Безнең гәҗит