22 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Сабага эш визиты белән икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде
Ул район башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч сөт комплексы), Миңгәрдәге үсемлек мае сыгу заводында (Миңгәр-Агро), Саба сөт комбинатында, “Саба” индустриаль паркында булып, җитәкчеләр белән әңгәмә корды. Көннең икенче яртысында министр “Сабантуй” комплексында эшмәкәрләр белән, район оешмалары-учреждениеләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрде. Кече һәм урта бизнес вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
-
23 сентябрьгә һава торышы
23 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +10..+15˚, көнчыгыш районнарда +18˚ градус.
-
Иштуган авылы мәчетендә халык көче белән су үткәрделәр
Фоторепортаж.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан хосписына ничек ярдәм итәргә кирәклеген искә төшерде
«Бу авыр, әмма моны белергә кирәк», — дип язган Рөстәм Миңнеханов.
-
Депутат Марат Галиев мәктәпләргә шахмат уйнау комплектлары бүләк итте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев ярдәме белән районыбызның тагын дүрт мәктәбендә шахмат зоналары булдырылды. Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында тормышка ашырыла. Шахмат уйнау комплектларына бүген районыбызның Олы Арташ, Олы Кибәче урта белем бирү һәм Түбән Шытсу, Юлбат гомумбелем бирү мәктәпләре ия булды. Бүләкләрне мәктәп коллективына депутат үзе килеп тапшырды.
-
Оет авылында чишмәләрне төзекләндерделәр
“Саф сулы ямьле Саба” экология проекты кысаларында, Оет авылында 2 чишмә төзекләндерелде. “Нуршат” чишмәсен, Оет авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Теләчедә яшәүче, Йосыпов Нуршат эшләде. Бу чишмә аның туган нигезенә якын, бакча башларыннан гына агып ятучы чишмә. "Тау чишмәсе"н төзекләндерүдә барлык авыл халкы катнашты дисәң дә була. Тәлгат Габделбәров, Рифкат Хәбибрахманов, Тәлгат Фәхертдинов, Хәнәфиев үзләреннән зур өлеш керттеләр.
-
Шәмәрдән укучылары «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
21 нче сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре С.М.Фәтхуллина һәм Г.М.Әхмәтшина Шәмәрдән «Рост» лицее белән берлектә Халыкара тынычлык көненә багышланган «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты – патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, тарихи фактлар һәм күренешләр турында белемнәрне формалаштыру, балаларда үз халкы өчен горурлык хисе, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларга бу көннең килеп чыгу тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында тынычлыкны саклау халык өчен нинди кыйммәт бәягә төшүе турында сөйләделәр.
-
Аз мобильле гражданнарны карау буенча шәхси дәресләр үткәрелде
Халыкны социаль тәэмин итү "Балкыш" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Мәүләвиева Гөлшат Тимерхан кызы социаль хезмәт алучыларның туганнары белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.
-
Өстәл теннисы буенча Саба муниципаль районы ачык чемпионаты булып узды
19 нче сентябрь көнне САБА-АРЕНА урта мәктәбе базасында РФ санитар хезмәтенең 99 еллыгына багышланган Өстәл теннисы буенча Саба муниципаль районы ачык чемпионаты булып узды. Ярышларда Арча, Теләче, Кукмара, Балык Бистәсе муниципаль районнары, Казан шәһәре, Нократ Аланы, Саба муниципаль районнарыннан 70тән артык спортчы катнашты.
-
«Saba Вalahoner» проектына яңа катнашучылар кушылдылар
21 нче сентябрь көнне Сатыш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек яңа һөнәрләрне үзләштерә башладылар. Программада катнашучылар балалар иҗаты үзәгендә паспортлар, “Ак Барс" банкында купюралар (барслар) алдылар. Яңа һөнәрләргә алар "Ак Барс” банкында, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә, ветеринар станциясендә һәм МПП ЖКХ оешмаларында беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.
-
Полиция хәбәр итә
Август ае вакыйгалары.
-
Татарстанда студентлар клубларының Милли Лигасы слеты башланды
Татарстан башкаласына 700 катнашучы, 200 волонтер һәм 100 оештыручы һәм эксперт килде, шулай ук онлайн 1500 кеше катнаша.
-
Сабай авылында чишмә төзекләндерү эшләре бара
Тимершык авыл җирлегендәге Сабай авылында үзара салым программасы нигезендә чишмә төзекләндерү эшләре бара.
-
Татарстанда өч мәдәният йорты һәм ике виртуаль концерт залы төзеләчәк
«Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак.