23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Ләйсән Таишева: “Баланың фотосын интернетка кайчан куя башларга була?”
7 декабрь көнне беренче тапкыр әни булган Ләйсән Таишева улы Роланның кул-тәпиләрен генә фотога төшереп, инстаграмга кертә башлады.
-
Биектауда биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән
Малай хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә.
-
«Ак Барс» командасы ЦСКА белән уенга әзерләнә
Казан хоккейчыларына үз капкасына иң аз алка керттерүче командага каршы торырга туры киләчәк.
-
Эзләдем, табалмадым
“Яз!” – диләр. “Башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлә!” – диләр. Инде ничә еллар, онытырга теләп, йөрәк яраларымны дәвалагандай итәм. Ләкин юк, булмый, үткәннәр истән чыкмый икән. Кайчакларда ул вакытларда йөрәккәем ничек түзде икән дим. Шуңа күрә дус-ишләрнең өзлексез: “Сөйлә, йөрәгеңне бушат, бераз җиңеләеп китәр”, – дигәнен искә төшеп, компьютер каршына утырдым менә.
-
200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штрав түләтәчәкләр
200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр.
-
Азат Абитов: “Тиздән операция ясатам. Болай дәвам итсә, концертлар өзелергә мөмкин”
Җырчы Азат Абитов “Инстаграм” битенә: “Бүтән уйный алмыйм. Йөрәгемнән өзеп бирәм. Кемгә кирәк?” дип, бутсыларын (махсус футбол уйнау өчен аяк киеме) фотога төшереп урнаштырды һәм күп кенә тамашачыларын куркуга салды.
-
Фото: Ямашев урамында автобуслар бәрелешкәннән соң дүрт кеше хастаханәгә озатылган
Юл һәлакәте бүген 7.20 сәгатьтә 115нче йорт каршында килеп чыккан.
-
Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» экипажы «Дакар- 2018» узышында йөк машиналары арасында җиңүче дип табылды
Экипажда Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков бар. Алар, үзләреннән соңгы автомобильдән 3 сәгать 53 минут 59 секундка алданрак килде.
-
Түр белән гүр арасында
«Идел» журналның 1993 елның 7 номерында, Кави Латыйпның «Югалган кыйбла» новеллаларының берсе.
-
Югалган Рәсүлә Камалованы җәяүләп кардан эзләделәр (ФОТО)
21 нче гыйнвар көнне Мамадышның Җиңү паркында әлеге хәлгә битараф булмаганнар эзләүгә чыкты. Рәсүлә апаның телефоны сигналлары соңгы тапкыр 7нче декабрьдә шул зонада тотылганы мәгълүм.
-
Илнар Шәрәфетдинов: «Бәхетегез ташып торсын» (Видео)
Илнар Шәрәфетдинов инстаграм битенә яңа җырын куйган. Җыр «Бәхетегез ташып торсын» дип атала.
-
Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасында җәмгыять урыннарында узеңне тоту дигэн тематик атналык үтте
2018 елның 15 гыйнварыннан алып 19 гыйнварга кадәр Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасында җәмгыять урыннарында узеңне тотуның этик нормаларын үзләштерү, сөйләм әдәбен үстерү һәм шәхескә хөрмәт тәрбияләү максатыннан “Җәмгыять урыннарында узеңне тоту ” дигэн тематик атналык үтте.
-
Теләче районында милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелде
Теләче районының Олы Мишә авылында гомер иткән Наил ага Хәмидуллин истәлегенә ярышлар үткәрелә башланган 25 ел тулды.
-
Шпион
Сәгыйть Агиш, радио өчен бер хикәясен тасмага яздырып, авылларга чыгып киткән. Бер апага фатирга урнашкач, хуҗабике чәй эчергәндә моннан сораган:
-
Казанда Шәймиевнең шәхси фотографы Михаил Козловский белән хушлаштылар (ФОТО)
Бүген Казанның Актерлар йортында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы, аның фотоархивын ясаган фоторәссам Михаил Козловский белән хушлашу мәрәсиме узды. Аңа нибары 63 яшь иде...