23 март 2021 яңалыклары
-
“Игенче”дә тракторларны техник карауга үрнәк әзерлиләр
Бүген “Игенче” хуҗалыгында тракторларга һәм аларның прицепларына күрсәтмә техник карау үткәрелде.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме
Иске Икшермә авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәмен каршыладылар. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, карга боткасы белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр.
-
“Өлкән буынны кайгырту” акциясе
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм Сабаның “Волонтер” үзәгенең активистлары язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Өлкән буынны кайгырту” дигән акция кысаларында Ибраһимов Илдус Нурулла улының өй тирәсен чистартуда булыштылар.
-
24 мартка һава торышы
24 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -4..-9°, көндез -1..+3° градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде
Җырчы моны Коштау тавын яклау буенча үз позициясенә бәйләп карый.
-
Бердәм хоккей лигасы
21нче мартта Казанда Бердәм хоккей лигасының (плей-офф) беренче очрашуы узды. Әлеге уенда КФУ һәм Тимерхан командалары очрашты. Очрашу Саба районы Тимерхан командасы файдасына 7:3 исәбе белән тәмамланды.
-
50 педагог Туган тел укытучылары конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-классының бөтенроссия конкурсы финалы 22-24 мартта Казанда узачак.
-
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече ковидның психикага тәэсире хакында сөйли
«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга» темасына туры эфирда сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирә, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева туры эфирның модераторы була.
-
Коррупциягә юлыксагыз
24 мартта 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү булачак.
-
Кызлар арасында фехтование буенча Саба муниципаль районы беренчелеге
"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе базасында кызлар арасында фехтование буенча туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда 30 кыз катнашты. Бик кызыклы, динамикалы, мавыктыргыч һәм берләштерә торган искиткеч турнир! Барлык спортчылар да, ата-аналар да, тренерлар да бик канәгать калдылар.
-
«Могҗизалар белән тулы урман…»
22нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Халыкара урман көненә багышланган «Могҗизалар белән тулы урман…» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Планетабызның зур киңлекләрендә сакларга кирәк булган урман массивлары җәелгән. Чөнки урманнарны саклау Җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора.
-
Быел ураза башлану һәм тәмамлану көне, фидия һәм фитр сәдакасе күләме билгеләнде
Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы 2021 елда якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча карарлар чыгарды.
-
Байлар Сабасының 6нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында «Май чабу» атнасы узды
Май чабу - элек-электән славян халкы бәйрәм иткән бәйрәм. Салкын чор тәмамлануга бәйле күңел ачуның алыштыргысыз атрибутлары булып, вакытында үз биләмәләренә керергә тиеш булган кояшны символлаштыручы кызыл һәм түгәрәк коймаклар торды.
-
«Казан утлары» журналы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын бастырып чыгарды
Хисаметдин Исмәгыйлев - Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы.