24 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Рушан Миңнегулов чираттагы җиңүләрен яулады
Норвегиядә кышкы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Чаңгы ярышында райондашыбыз Рушан Миңнегулов озын дистанциядә һәм спринт төрендә көмеш медальләр яулады. Райондашыбызны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
-
Татарстанның Тукай районында кичә үтерелгән ике бертуган кызны җирләделәр
Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.
-
Саба районы Мәдәният бүлеге халыкка кинолар куеп мәдәни хезмәт күрсәтү буенча 1 урынга лаек булды
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы "Казан Экспо" халыкара күргәзмә залында 2021 елга нәтиҗәләр ясады. Еллык эш нәтиҗәләре буенча Республика буенча Саба районы Мәдәният бүлеге халыкка кинолар куеп мәдәни хезмәт күрсәтү буенча 1 урынга лаек булды.
-
25 гыйнварга һава торышы
25 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -15..-20˚, аязганда -24˚, көндез -10..-15˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Рәис Миңнеханов - җиңүче!
22-24 гыйнварда Биектау районының Усад авылында машина ярышлары узды. Ярышларда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты. "Боз ярышлары-1600" дисциплинасында Рәис Нургалиевич 3 нче урынны яулады, ә "Ирекле боз ярышлары" дисциплинасында җиңүче булды.
-
Пенсия фондына күчерелгән пособиеләрне түләү тәртибе
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
-
Ялгыз әти-әниләргә һәм йөкле ханымнарга түләнә торган пособияләр күләме артты
Закон буенча, әлеге түләүләрнең бәясе региондагы яшәү минимумына бәйле.
-
Ләйсән Зарипова Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты
Узган атнада Казанга эшлекле сәфәр белән Россия спорт министры Олег Матыцин килде. Спорт министрлыгы коллегиясенә багышланган күргәзмәдә министр безнең якташыбыз, спортчы, кояш кызы Ләйсән Зарипова белән дә очрашты.
-
Белгеч «омикрон»ның кеше организмына күзләр аша керә алуын әйтте
Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч.
-
“Бәләкәч” балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабының икенче туры узды
Конкурс кысаларында «Балачак», «Теремок», «Шоколад», «Әллүки» балалар бакчалары тәрбиячеләре төрле яшьтәге балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр. Конкурс сынауларының максаты - конкурсант тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уртак эшчәнлекне проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрне күрсәтү.
-
Татарстанга коронавирустан балалар вакцинасының беренче партиясе кайтарылды
Татарстанда 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 200 меңгә якын яшүсмерләргә вакцинация ясалырга тиеш дип исәпләнә.
-
Туйдан соң өч көн узгач, ир үзенең хатынына һәм аның апасына пычак кадаган
Соңыннан үзе дә, әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән.
-
Саба район мәдәният йорты белгечләре Теләче районында “Мәртен әртисләре” комедия спектаклен тәкъдим итте
21 нче гыйнвар көнне Теләче районында Саба район мәдәният йорты белгечләре катнашында “Мәртен әртисләре” комедия спектакле күрсәтелде.