24 март 2016 яңалыклары
-
Хәрәкәтле уеннар
23 март көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырдык. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Волейбол буенча финал уеннары [+фоторепортаж]
-
"Шәмәрдән-Балтач" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фотолар]
Бүген, 24 март көнне, 11:30 сәгаттә "Шәмәрдән- Балтач" юлында юл-транспорт һәлакәте була. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Шәмәрдәндә "Балкыш" фестиваленең зона туры [фоторепортаж]
-
Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби күзәтү үткәрде
"Нәҗмиев укулары" проекты кысаларында Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Путешествие в мир книг Талгата Назмиева» дигән темага әдәби күзәтү үткәрде. Китапханәче Г.Садыйкова якташ язучыбызның тормышы, Шәмәрдән промкомбинатындагы эшчәнлеге һәм китаплары турында сөйләде. Яңа гына басылып чыккан «Изге сәфәр җинел гамәл түгел" китабы ял итүчеләрдә...
-
Район балалар китапханәсендә “Яраткан шөгелләрем илендә” – сәнгать дәресе
23 март көнне Район балалар китапханәсендә "Китап сөючеләр клубы" өчен "Яраткан шөгелләрем илендә" дип исемләнгән сәнгать дәресе үткәрелде. Балаларның язгы каникуллары уңаеннан Район балалар китапханәсендә "Буш вакытымда күркәм шөгыль" китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә "Аш су серләре", "Бәйләү әлифбасы", "Курчаклар өчен матур күлмәкләр", Рәсем ясарга өйрәнәбез", бәйләргә өйрәнү буенча матур эчтәлекле...
-
Миңгәр авыл клубында "Кошларым , кошкайларым " дип исемләнгән рәсем конкурсы
22 март көнне Миңгәр авыл клубында балалар белән "Кошларым , кошкайларым " дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Соңыннан барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Түбән Шытсу авылында "Карга боткасы"на әзерләнәләр [+фото]
23 март көнне Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре каникулдагы балалар белән "Өйдәме түтәй, бирче безгә бер күкәй" дигән исем астында йорттан йортка кереп карга боткасы өчен ярма җыйдылар. Авыл халкы бу йоланы әзерләнеп көтеп ала. Ярма, май, йомырка, тәм-томнар бирәләр. Балалар хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр телиләр. Халыкны бәйрәмгә чакыралар.
-
Татарстан - Россиянең берәмләп сату оешмаларын тулысынча ЕГАИСка тоташтырган беренче субъекты
Алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте, федерациянең берәмләп сату оешмаларын ЕГАИСка 100 процент тоташтырган беренче субъекты - Татарстан, дип хәбәр итә.
-
Быел июль гадәттәгедән эссерәк киләчәк
Август белән сентябрь ае коры киләчәк, ә июльдә температура нормадан артык булыр дип көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе быелның вегетацион чорына үз фаразларын әйтте. - Июльдән тыш, апрельдән алып сентябрьгә кадәр температура нормада булачак. Июльдә исә хәйран эссе булмагае, - ди метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина. Аның...
-
Татарстанда ир белән хатын үз-үзләренә кул салган
Сарман районы Күтәмәле авылында ир белән хатын үлеме буенча җинаять эше ачылган. Башта сарайда 1967 елгы хатын үлгән. Хатынның үле гәүдәсен тапкан 1964 елгы ир дә үз-үзенә кул салган, дип фаразлый тикшерүчеләр. Мәетләрне, вакытында эшкә чыкмагач, эзләп килгән җитәкчеләре тапкан. Алар икесе дә фермада эшләгән, дип хәбәр итә "Татар-Информ". Матбугат.ру...
-
"Шәмәрдән-Казан" юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 23 март көнне, 15:30 сәгаттә "Шәмәрдән- Казан" юлының Татар Тау Иле авылы янындагы юлда юл-транспорт һәлакәте була.
-
Кызыл Мишә авылы мәктәп-интернатында кыяр җыю башланды [фоторепортаж]
-
Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Бүген, 24 март көнне, иртәнге сәгаттә Байлар Сабасының объездной юлында юл-транспорт һәләкате була. "Volkswagen Polo" машинасы юл читенә төшеп әйләнә. Машинада ике яшь бала креслода утыру сәбәпле аларга зыян килми.