24 август 2022 яңалыклары
-
Җырчы Фидан Гафаровның гаиләсенә кайгы килгән
Күренекле җырчы Фидан Гафаровның хатыны Фәризә ханым вафат булган.
-
Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу-районда аның исемен йөртә торган бөек татар шагыйренә беренче һәйкәл.
-
Глобаль җылыну сәбәпле, гасыр ахырына «еврокышлар» киләчәк
Климатның глобаль җылынуы аркасында җәйге чор акрынлап озыная, ә кышкы чор кыскара бара. Әгәр тенденция үзгәрмәсә, гасыр азагына Казанда кышлар 5-7 градуска җылырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
-
18 яшьлек егет киосктан өч тартма туңдырма урлаган
21 август көнне төнге сәгать берләр тирәсендә Чаллының бер туңдырма сата торган киоскыннан билгесез зат өч тартма тәм-том урлаган.
-
Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының яшьләр активы вәкилләре визиты
2022 елның 20 августында Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең яшьләр активы рәисе Гилмиева Резедә Азат кызы һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Идиятова Эльвира Шамил кызы булдылар.
-
Уролог Ильяс Нуриев: «21 гасырда табиб өчен татар теле актуальме?»
Бер пар килде, аларның теләге буенча татарча аралашуга күчтек. Бу – икенче консультация иде, миңа кадәр пациентны бик яхшы доктор караган, дөрес киңәшләр биргән. «Ә нигә кабаттан аңа мөрәҗәгать итмәдегез соң?» – дигән соравыма шаккатыргыч җавап ишеттем. «Аның белән русча аралашу безгә авыр иде, шуңа сезгә язылдык, чөнки сез татарча сөйләшәсез», – диде пациент.
-
Игеннәр уңып сөендерә
“Сатыш” бүлекчәсендә кыр эшләре комплекслы оештырылган