25 март 2020 яңалыклары
-
+9 градуска кадәр җылытачак
Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көнбатышка күчүчән.
-
Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе
Татарстан Президенты Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәкле зирәклеккә ия.
-
«Татар-информ» Салават Фәтхетдиновның концертын онлайн күрсәтә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың популяр артистларының концертларын онлайн күрсәтү инициативасын хуплады.
-
Владимир Путин киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре игълан итте
Тормышны тәэмин итү системасы — медицина оешмалары, даруханә, кибет һ.б. эшен дәвам итәчәк.
-
Кыр эшләренә керештеләр
Район тарихында беренче тапкыр март аенда язгы кыр эшләренә керештеләр. “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында, мәсәлән, 23 мартта 400 гектарда уҗымнарны һәм күпьеллыкларны тукландырдылар. “Болай иртә керешкән юк иде әле. Динар Исмәгыйлов һәм Радик Мөбарәкшин иртәнге сәгать 4тән башлап “Амазон” агрегаты белән көзге арыш, бодай һәм күпьеллык үләннәргә катлаулы ашлама, селитра сиптерделәр, – ди баш агроном Рамил Шәймәрданов.
-
Чирмешән районыннан гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзенең кече фермасын ачты
“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен “Агростартап” программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
-
Олы Кибәче авылында яшәүче Суфия Сафа кызы Сафинага - 95 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, укучылары, балалары һәм туганнары тәбрикләделәр.
-
Халык күңелен күрүчеләр
2008 елдан бирле билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре районыбызның 400дән артык мәдәният хезмәткәре - музей һәм китапханә, мәдәният йортлары һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары өчен дә уртак бәйрәм ул.
-
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм мөхтәрәм ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз! Районыбызның мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район сәнгатен республикада таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз.
-
Өйдән чыкмый гына 25 төрле дәүләт хезмәтен куллану мөмкинлеге булдырылды
Өйдән чыкмыйча гына, интернет аша (Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кереп) электрон рәвештә 25 төрле дәүләт хезмәте алу мөмкинлеге ачылды. Шуның 8се – дәүләт, 17се – муниципаль хезмәт.
-
Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк.
-
Путин Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә Сovid-2019 коронавируслы авырулар янында булды
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 14 төбәктә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы теркәлгән.
-
Карантиндагы кешеләр өчен «Әлбәттә» сайтында онлайн-лекцияләр башлана
Беренче эфирда Тимур Хәйдәров Алтын Урда тормышына чума авыруының йогынтысы турында сөйләячәк.
-
«Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда 2,5 мең гектарда урман торгызылды
Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.
-
Татар токымыннан булган атларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр алырга мөмкин
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.