25 август 2020 яңалыклары
-
Андрей Кондратьев ТР ишегалларында сайлауларда тавыш бирү яңалыгын атады
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 1 сентябрьгә кадәр йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мәйданчыкларының санын билгеләячәк.
-
Татарстан виноградчыларының серләре:ничек итеп татлы виноград үстерергә?
Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерә башлады. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгерми кала яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү - бөтен бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән бергә киңәшләр язмалары сериясен дәвам итә.
-
Татарстан механизаторлары «Иң яхшы комбайнчы» исемен алу өчен ярышалар
Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр иткән иде.
-
Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте
Күп балалы дүрт анага «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырылды.
-
«Игенче» җәмгыятенең Сәрдә авылында урнашкан ит җитештерү буенча терлекчелек фермалары
Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенә караган, Сәрдә авылына урнашкан терлекчелек фермалары 2016 елда капиталь ремонттан соң эшли башлады. Хәзерге көндә фермаларда 3 эшче эшли. Шарифуллина Рәйсә Кәрам кызының терлекчелектә эшләгән гомуми стажы 35 ел.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 22 час. 25 августа до 21 час. 26 августа 2020 г.
-
1 сентябрьдән Татарстан банкларында акчаларын югалткан кешеләр тагын 300әр мең сум акча алачак
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә ярдәм күрсәтеләчәк.
-
Республика халкын #МойТатарстан квестында катнашырга чакыралар
Хәзерге вакытта чарада катнашуга 2 меңнән артык кеше гариза биргән.
-
Россиядә белем бирү кредитлары буенча ставка киметелде
Яңа кагыйдәләр белем бирү кредитларын тагын да үтемлерәк итәчәк, бу исә, үз чиратында, тагын да күбрәк кешегә югары һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге бирәчәк.
-
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган
9 кешене хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.
-
"Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы
22 август көнне Шекше авылының сабантуй мәйданында "Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы узды. Ул елдагыча пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар белән башланып китте, анда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты. Җыелган очколар нәтиҗәләре буенча иң "төз" атучылар ачыкланды.
-
Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр
Бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм коронавирус инфекциясенең яңадан таралуына юл куймаячак, дип саный депутат Василий Власов.
-
Covid-19 сәбәпле, Татарстанда көзге Агач утырту көне күмәк булмаячак
Быел көз республикада агач үсентеләрен 10-15 кешедән торган төркемнәр утыртачак.
-
ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган концертлар
Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчелегендә авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган концертлар оештырыла. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар вокал номерлары белән чыгыш ясыйлар, биюләр башкаралар, Ватан турында шигырьләр сөйлиләр. Авылдашлары уеннарда бик теләп катнашалар, ялларын файдалы итеп үткәрәләр, урамда учак ягып пешерелгән кайнар чәй, пылау белән сыйланалар. Чараның максаты-кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү.
-
Роспотребнадзор музейларда туристик экскурсияләр үткәрергә рөхсәт итте
Санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.