25 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Казанда Дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм БДИга әзерләнү буенча бушлай курслар оештырыла
30 сентябрьдә математика дәресе узачак, ә рус теле дәресләре 6 октябрьдән керә башлаячак.
-
Мәктәптә, балалар бакчасында бер бала өчен еллык нормативлар турында закон проекты каралды
Шәһәрдә лицей яки гимназиядә бер укучы өчен бюджеттан 27 мең 515 сум, авыл җирлегендә 40 мең 203 сум акча тотыла.
-
Чаллыда сүндерелмәгән тәмәке биш катлы йортта янгын чыгуга сәбәп булган
Янгын бүген ЗЯБ бистәсендә 14/12нче йортта булган.
-
“Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр! ”
Беркөнне эшем төшеп районга барганда, Арча-Кенәр юлындагы светофор буенда бер хатын белән кечерәк кенә баланың басып торганлыгын күрдем. Машиналар тыз да быз узалар да китәләр, берсе дә утыртмый.
-
Элвин Грей хастаханәгә эләккән – концертлар булмый
Күңелсез хәбәрне инстаграмында Элвин Грей үзе хәбәр итә. “Игътибар кинәт кенә сәламәтлек какшау сәбәпле концертлар кичектерелә!” дип яза җырчы. Фотодан күренгәнчә, артистның Төмәндә булган вакытта хәле начарланган – аның система астында ятуы күренә.
-
Казанда күпкатлы йорт түбәсеннән 17 яшьлек егет егылган
Фаҗига бүген 2нче Юго-Западная урамында булган.
-
Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен аудиоязмада тыңлап булачак
Әлегә халык язучысының “Җомга көн кич белән” повесте тавыш белән яздырыла.
-
Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.
-
Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада ил Президентының "май указлары" тулысынча үтәлүен әйтте.