25 октябрь 2020 яңалыклары
-
Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкның берсендә әздән генә мунча янмый кала
24 октябрьдә Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкларның берсендә мичне якканда артык кыздыру һәм карараучысыз калдыру сәбәпле әздән генә тагын бер мунча янмый кала. Күңелсез хәл 15.00 сәгатьләр тирәсендә була.
-
Татарча көрәш ярышлары
Кичә Саба спорткомплексында 2003-2004, 2005 елларда туган яшүсмерләр һәм алардан яшьрәк малайлар арасында ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышланган татарча көрәш ярышлары булды. Келәмгә 100гә якын яшь көрәшче чыкты. Көчләрен сынарга Кукмара, Мамадыш, Арча районнарыннан да килгәннәр иде.
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Автомобильчеләр көне белән ихлас котлыйбыз. Эшегезне җаваплылык белән башкарасыз, районыбызның социаль икътисадый үсеше өчен үзегездән күп өлеш кертәсез. Юллардагы тыныч, имин хәрәкәт сезнең һөнәри осталыкка хәлиткеч дәрәҗәдә бәйле. Алга таба да халык ышанычын аклап, районга намуслы хезмәт итәрсез дип ышанабыз. Гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар, үзегезгә, шулай ук тармак ветераннарына саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез.