26 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Югары Симет авылында яшәүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллинга - 90 яшь
24 гыйнварда Югары Симет авылында яшәүче Гаптрәкыйп Гарифулла улы Гарифуллин үзенең 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
ЮХИДИнең республика идарәсе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында 2021 елда башкарылган эшкә йомгак ясады
Хисап чорында Татарстанда аварияләрнең 13 процентка кимүенә ирешелгән. Шулай ук һәлакәтләр статистикасында да берникадәр уңай динамика күзәтелә.
-
Районыбызда "Җырлыйк әле" исеме астында шоу-концертлар башланып китте
Шоу-проектны 23 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Мишәбаш мәдәният йортында ачып җибәрделәр.
-
27 гыйнварга һава торышы
27 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Төнлә кайбер районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, көндез -7..-12˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Укучыларны китапка тартучы “Аулак өй” проекты олыларда да кызыксыну уятты
Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елында Татарстанда республикакүләм "Аулак өй-баттл" проектына старт бирелгән иде. Мөһим чара төрле районнарның мәктәп укучылары һәм әдәби берләшмәләр командалары арасында халкыбызның милли һәм иҗади мирасы буенча белемнәрен сынау рәвешендә уза. Проект дәвам итеп, быел бәйге безнең якларга да килеп җитте. Узган җомгада Теләче мәдәният йортында 4 команда (Казан, Теләче, Саба, Әтнә) көч сынашты.
-
Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
Илсөя Бәдретдинованың тормышында аздан гына көтелмәгән борылыш булмый калган. Балтачтагы концертында бер тамашачысы Илсөягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә юлларны кардан чистартылды
Олы Кибәче авыл җирлегендә юлларны кардан "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы чистартты.
-
Узган атнада районыбызга Казанның “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре килде
Имам ярдәмчесе Фәнис хәзрәт Мингәрәев Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимнәр белән очрашып, үзләренең фонд эшчәнлеге белән таныштырды һәм күптән түгел башланып киткән “Күңел күзе белән укыйм Коръән” акциясе турында сөйләде. Бүгенге көндә бөтен илгә танылу алган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге 5 меңгә якын кешегә ярдәм күрсәтә икән. Үзәккә авыр тормыш хәлендә калган, аяк-куллары йөрмәүче, ишетми-сөйләшмәүче кешеләр мөрәҗәгать итә.
-
Казанда 6-14 яшьлек балалар арасында самбо буенча ачык келәм турниры булып узды
23 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә 6-14 яшьлек балалар арасында самбо буенча ачык келәм турниры булып узды. Ярышларда безнең яшь спортчылар да катнашты.
-
Бүген җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булганга алты ел тулды
Тамашада «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Умырзая», «Нечкә күңел» кебек җырларны башкаралар.
-
Килдебәктә «21 нче гасыр студенты» исемле очрашу узды
22 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә студентлар көне уңаеннан «21 нче гасыр студенты» исемле очрашу уздырдылар. Студентлар өчен төрле конкурслар, уеннар, музыкаль номерлар башкарылды, шулай ук бергәләшеп җырлар җырланды, студентлар тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләнде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
-
2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак
2022 елда Татарстан Республикасында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре ниятләнә. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылачак. Шулардан 1,4 мең га мәйданда – урман культуралары утырту, 2,1 мең га – табигый урман торгызу, 4 га – катнаш урман торгызу һәм 104 га урман үрчетү эшләре башкарылачак.
-
Зәй шәһәрендә көрәш буенча ярышларда Саба егетләре җиңү яуладылар
22-23 гыйнвар көнне Зәй шәһәренең “Яшьлек” боз сараенда көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары оештырылды. Мәртәбәле ярышка республика һәм Россия төбәкләреннән өч йөздән артык көрәшче килгән иде. Саба егетләре 60 кг категориясендә Нияз Хәлиуллин (тренеры Илдар Ермолаев) алтын, Хаҗипов Нурсиль (тренеры Һидиятуллин А.Н.) бронза медальләр яуладылар.
-
Миңгәрдә – шахмат-шашка турниры
Узган шимбәдә Миңгәр клубында Мидхәт Минәхмәт улы һәм Ирек Җәүдәт улы Минәхмәтовлар истәлегенә багышланган интеллектуаль шахмат-шашка турниры үткәрелде.