26 апрель 2015 яңалыклары
-
Сәйдә Мөхәммәтҗановага 14нче секундта ук борылдылар [интервью]
Беренче каналның «Голос. Дети» проектына «Су буйлап» исемле татар халык җыры белән килеп керде ул. Тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны әсир итте. Кызның әнисе Зилә ханым белән әңгәмә мәсьәләсендә телефоннан сөйләшкәндә дә Сәйдәнең җырлавы ишетелде. «Син өйдә булганда да гел җырлап йөрисең, ахрысы?» дигән соравыма Сәйдә елмайды гына:...
-
ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре тапшырылды
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнашкан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. "Сезне барыгызны да, барыбызны да Туган тел көне белән котлыйм! Киләчәктә дә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертербез...
-
“Саба районының һәйкәлләре һәм тарихи урыннары” исемле фотокүргәзмә ачылган
18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда "Саба районының һәйкәлләре һәм тарихи урыннары" исемле фотокүргәзмә ачылган. Күргәзмәдә архитектура, тарихи һәйкәлләр, мемориал такталар, кабер ташлары чагылыш ала. Күргәзмәнең максаты - музейга карарга килүчеләрне һәйкәлләрне саклау проблемаларына битараф калмаска чакыру.
-
Бүген 13 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген, 26 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Татарстанда бүген көндезге сәгатьләрдә 8-13 градуска кадәр җылыта. Казанда урыны белән бераз яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы көндез 7-12 градус җылы булачак. 27 апрельгә...
-
Зур түрәләргә дарулар бушка
Русия Президентының 16нчы март эш көнендәге Указы турында 20нче мартта «Эхо Москвы» радиосыннан ишетеп тә, интернеттагысын укып та бик гаҗәпләнгән идем. Ни өчен дигәндә, Президентның бу Указы буенча, Президент һәм хөкүмәт аппаратында эшләүчеләргә, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларына, Федераль дәрәҗәдәге министрларга, Русиянең дипломат вәкилләренә, Югары дәрәҗәдәге Генераль прокуратура хезмәткәрләренә...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Җирле үзидарә органнарында куйган намуслы хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Саба муниципаль район Советының оештыру бүлеге баш белгече Венера Нурислам кызы Вилданова - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы, Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Фәнзия Сәүгән кызы Хәбибрахманова, Олы Кибәче авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе...
-
Иминлекне саклыйк
Һәр тарафта авыл игенчеләре зур оешканлык белән кыр эшләренә хәзерләнә. Машина-трактор паркы тирәсендә ыгы-зыгы көннән-көн арта. Берәүләр тракторларын көйли, икенчеләр агрегатларны күздән кичерә.
-
Районыбызда кыр эшләре башлана
Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру эшенә кереште. Беренчеләрдән булып "Саба" җәмгыятенең Кибәче бүлекчәсендә 74 гектарлы күпьеллык үлән мәйданы аммиак селитрасы белән тукландырылган. Шул ук вакытта хуҗалыкларда чәчүлек орлыкларны химик агулау эше башкарыла. Беренчеләрдән булып, арпа культурасы агулана. Быел чәчүлек орлыкларны биологик препаратлар белән агулауга өстенлек бирелә. ***...
-
Конкурслар игълан ителә
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасында 2015-2017 елларда эш башлаучы фермерларны яклау ведомство программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыкларының сайлап алу конкурсы башлануы турында хәбәр итә. Заявкалар һәм документлар министрлыкта 22 апрельдән 11 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә : ТР,Казан шәһәре, 36 йорт, 309 кабинет.
-
Туган тел – рухи байлык
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте тарафыннан Татарстанда яшәүче 115 төрле милләт халкының теленә хөрмәт формалаштыру сәясәте алып барыла.