26 июнь 2013 яңалыклары
-
Универсиада барышында чикләүләр кертелгән урамнар исемлеге
-
Сабада чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм кичәсе үтте: 243 егет-кыз аттестат алды [фоторепортаж]
-
Универсиада барышында Казанның барлык җәмәгать транспорты иртәнге 4тән төнге 1гә кадәр эшлиячәк
"Универсиада - 2013" башланырга нәкъ 10 көн калып бара. Берәүләр Бөтендөнья яшьләр уеннарын телевизор экраннары аша гына карарга җыенса, кемнәрдер әлеге чарага билетлар юнәтү хәстәрен дә күргән. Соңгы вакытта андыйларны бер генә сорау борчый - ул юллар. Казан урамнарында ничек, нәрсә белән хәрәкәтләнергә? Спорт уеннарына җәмәгать транспортында бару уңайлымы яки...
-
Байлар Сабасы спорткомплексында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте [+фото]
Ярышта Сабадан, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән барлыгы 16 боксчы көч сынашты. Тамаша карарга спорткомплекска хәйран халык җыелган - араларында түбәтәйле бабайлар да, бакча балалары да бар иде. Саба районы данын исә 3 боксчы - Айрат Хисамов, Айдар Бекбаев, Нияз Нигъмәтҗанов яклады (тренерлары Рифат Хисамов һәм Рамил Сәетов). Һәр раунд...
-
Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүнең соңгы этабы бара
Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләүнең соңгы этабы бара. Кыр эшчәннәре урылган мәйданнардан печән җыю, сенаж салуны тәмамлау хәстәрен күрә. Кышлык запас әзерләү белән беррәттән үсемлекләрне саклау юнәлешендә дә эш алып барыла. Бу уңайдан, "Алтын Саба-М", "Туган як", "Тимершык", "Сатыш", "Мичән" хуҗалыкларында эш яхшы оештырылган. Район буенча 3660 гектар мәйдан корткычларга, 1574...
-
Кол Шәриф өчен тавыш бир: Татарстандагы төп мәчет илебезнең символы булырга мөмкин
"Россия 1" телеканалы Россия география җәмгыяте белән берлектә "Россия-10" конкурсы игълан итте. 29 сентябрьгә кадәр халыкның тавыш бирүе ярдәмендә илнең ун истәлекле урыны ачыкланачак, Мәскәү өлкәсендәге "Россия" ландшафт паркында аларның кечерәйтелгән күчермәләре урнаштырылачак. Казанның Кол Шәриф мәчете Идел буе Федераль округының төп символлары унлыгына кергән, аның өчен "Россия-10" проекты сайтында...
-
Сабалылар Ижау Сабантуенда катнашачаклар
30 июнь көнне районыбызның бер төркем үзешчән сәнгать осталары Ижау Сабантуенда катнашачак. Алар ижаулылар каршында мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Сабантуйда районыбыз җитәкчеләре, көрәшчеләр, журналистлар, китапханәчеләр, спорт инструкторлары да катнашыр дип көтелә.
-
Шытсуда чөгендерне пычкы чүбендә саклыйлар [+фото]
Сиксәненче-туксанынчы елларда без - кызлар мәктәптәге хезмәт дәресләрендә сыйныфташ егетләр белән бергәләп чүкеч тотарга, кадак кагарга, тимер кырып келә ясарга өйрәндек.