26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Алабугадан 29 яшьлек әни өч игезәк кыз бала тапкан
Екатерина Герасимова белән Алексей Фоминга бәхет берьюлы ишелеп килә: аларның өч игезәк кызлары бер-бер артлы дөньяга аваз сала. Алабугада яшәүче 35 атнадан туган 2015, 2035 һәм 2185 граммлы өч кызлы булган 29 яшьлек әни кешенең хәле уртача. Вакытыннан иртә туганлыктан алар әле реанимация бүлегендә күзәтү астында дәвалау, тернәкләндерү курсы узалар....
-
Яшел Үзән инкассаторын 14 елга утырттылар [+фото]
Бүген шәһәр судында хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасын талап качкан Игорь Богаченко һәм аның ике булышчысына карата кузгатылган эшкә нокта куелды. Игорь Богаченко кырыс режимлы колониягә озатылу шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Илья Кострубин - 8 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, ә Юрий Зеликов булышлык күрсәтүдә гаепле, дип табылды...
-
Ми-8 вертолеты һәлакәткә очраган: 15 кеше үлгән
Исән калган пассажирлар экипаж әгъзаларының үлеме турында хәбәр иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча бортта 26 кеше булган. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә һәлакәт хакында вертолетның пассажирлары хәбәр иткән. - Ми-8 вертолеты Красноярск өлкәсендә очыш ясаган. Пассажирлар сүзенә караганда, ниндидер сәбәпләр аркасында һәлакәткә очраган, хәзер яны белән җирдә ята, - дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс"ка...
-
Өч тапкыр кагыйдә бозсаң, бер елга таныклыксыз калуың бар
Россия Эчке эшләр министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Елына өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләрне бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак ди. Чит илләрдә әлеге алымга охшаган балл системасы күптән эшләп килә инде. Әйтик, Англия, Франциядә, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер...
-
1963 ел 26 ноябрь - «Спокойной ночи, малыши!» тапшыруының туган көне
-
26 ноябрь - Бөтендөнья итекче көне
-
26 ноябрь - Бөтендөнья мәгълүмат көне
-
Полиция хезмәткәре машинасында атылып үлгән
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең үлүе факты буенча тикшерү үткәрелә. Бүген Алабугада эш машинасында хатын-кыз полиция хезмәткәренең үле гәүдәсе табылды. Ул башына атудан үлгән. Сменасын тапшырганнан соң атылып үлгән хезмәткәр 27 яшьлек Алия Дәүләтгәрәева булып чыккан. Фараз буенча, ул үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Татарстанда яшәүче бер хатын-кызны тереләй "күмгәннәр"
Чистайда яшәүче хатын-кыз үзенең юл һәлакәтендә үлеме турында социаль челтәрдә укып телсез калган. "Минем үлемем турында репостны алып ташлагыз - мин исән! Үлергә җыенмыйм да!" - дип язган ул кайгылы хәбәр астына. Әлеге хәбәрне язучы телефонын сүндереп, социаль челтәрдәге "битен" бетергән. Бу хәбәрдән шок кичергән хатын-кыз полициягә гариза бирергә җыена,...
-
Илназ Гариповның йөрәген яралаганнар
Бер сөйләшүебездә Илназ Гарипов: "Арттан йөрүче кызлар күп, йөрәгемә хуш килгәне генә юк", - дип сөйләгән иде. Ә шушы көннәрдә Илназның, ниһаять, "соңгы тукталышын" табуы турында язып чыктылар. Имештер, җырчы аның белән танышырга теләвен белдергәч, кыз егетне кире каккан! Ләкин Илназ өметен өзми, уртак танышлары аша очраклы очрашу оештыра һәм...
-
Ләйлә Дәүләтова әнисенең юбилеен үзе үткәрмәгән
Шушы көннәрдә Ләйлә Дәүләтова якыннары, туганнары белән зурлап әнисенең туган көнен билгеләп үткән. Ләкин бәйрәм мәҗлесен үзе алып бармыйча, башка тамадаларны чакырган. "Чит-ят кешеләргә бертуктаусыз бәйрәмнәр оештырып йөрсәм дә, үземнең әнкәйгә башка тамада, башка җырчылар чакырасым килде.. Үземнекеләр янында ничектер уңайсыз... Сезгә ничек кадерле коллегалар? Мондый юләр әллә мин узем...
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Бу атнада коткыларга бирешү куркынычы бар. Читләрнең киңәшен тотып ниндидер гамәлләр кылырга ярамый. Сәламәтлегегезне саклауны игътибар үзәгенә алырга кирәк. Үгезбозау Килеп туган хәлләрнең ничегрәк төгәлләнәсе хезмәттәшләрегез, җитәкчелегегез белән үзара мөнәсәбәтләрегезгә бәйле булачак. Вак-төяктән ызгыш-талаш куптарудан сак булыгыз, хәтта күңелегезгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашканда да ул-бу сиздермәгез. Игезәкләр Эшләрегездә...
-
Ут-күз чыга калса [+фоторепортаж]
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 539 санлы (05.10.2015) боерыгын үтәү йөзеннән янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 9-18 ноябрьләрдә тәүлек буе кеше була торган социаль яклау, медицина, мәгариф учреждениеләрендә янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыгуы сигналы алынган очракта дежур персоналның оператив хәрәкәтләргә әзерлеген тикшерү максатында көтелмәгән рейдлар үткәрделәр.
-
Төркиянең Мәскәүдәге илчелегенә һөҗүм ясалган
Билгесез затлар Төркиянең РФдагы илчелегенә һөҗүм ясаган. Бу хакта дипломатик вәкиллектә белдергәннәр. "Илчелек янындагы демонстрантлар бинага ташлар атты. Илчелекнең икенче һәм өченче катларындагы тәрәзәләр ватылды, ташлар хезмәткәрләр утырган офисларга да эләкте", - дип хәбәр иткән Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелеге матбугат сәркатибе Орхан Газигил. "Хезмәткәрләр илчелекнең коридорлары буйлап йөрергә курка, бәлки...
-
Путин: "Бүтән мондый хәл кабатланмас, дип ышандырып булмый"
Россия Президенты Сүриядә Россия хәрби самолеты һәлакәте белән бәйле вазгыятьне шәрехләгән.