27 апрель 2021 яңалыклары
-
Сугыш ветераннарының тол хатыннарын котладылар
Шәмәрдәндә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Толларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогы
26нче апрельдә МБУ «Спорт комплексы»нда 19:00 сәгатьтә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Кубогы уеннары булып узды.
-
28 апрельгә һава торышы
28 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2.. +3°, көндез +7..+12° градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин.
-
Мәктәпләрдә 1-10 май көннәрендә каникул ясарга тәкъдим ителде
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белем бирү оешмаларының май бәйрәмнәрендә эш тәртибе турында сөйләде.
-
Саба муниципаль районы умартачылары семинары
Бүген Олы Нырты авыл җирлегендә Саба муниципаль районы умартачылары семинары булып узды. Анда район умартачылары, шулай ук ГБУ "Умартачылык һәм аквакультура идарәсе" директоры Миннебаев Марат Марс улы, Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәсаншин Гафур Шәйхулла улы катнашты.
-
Бүген Казанда янгын булган йорттан кабат төтен чыга
Йорттагы бер фатирда шартлаткыч матдәләр табылган булган, фатир хуҗасы тоткарланган.
-
Төрле илләрдә яшәүче татарлар бергәләп Тукайның «Пар ат» шигыренә клип төшергән
Франция, Чехия, Үзбәкстан, Төркия, Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез «Пар ат» җырының аудиосын яздырган һәм видеога төшергән.
-
"Тукай урамында - Тукай бәйрәме"
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә һәр елны авылның Тукай урамында "Тукай урамында - Тукай бәйрәме" дигән чара үткәрә. Шушы урамда яшәүчеләр - олысы, кечесе шигъри бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Әкият геройлары - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай бәйрәмнең төп хуҗалары. Бәйрәмгә җыелган халык Тукай шигырьләрен яттан сөйләде, балалар әкият геройлары булып киенде. Соңыннан халкыбызның "Түбәтәйле" , "Йөзек салыш" кебек онытыла барган милли уеннар уйналды. Матур бәйрәм "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 4-7 майда эш хакы ничек түләнәчәген аңлатты
Май бәйрәмнәрен озайту турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
-
Балалар Иҗат үзәгенең бию коллективы 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды
Нократ Аланында узган Регионара бию конкурсында Балалар Иҗат үзәгенең “МИКС” бию төркеме катнашып, җиңү яулады. Алар 1 һәм 2 дәрәҗәдәге Лауреат исемнәренә лаек булдылар. Җитәкчеләре - Альмира Дәүләтшина һәм Гөлчәчәк Гаррапова.
-
Казанда 9 майны үткәрү программасы билгеле
Җиңү көненә багышланган төп бәйрәм чаралары быел Меңьеллык мәйданда узачак.
-
"Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт!"
Апрель ае бөек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗатын балалар бакчасында да билгеләп үтәбез. Сабаның 2нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә "Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт!" дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйребезнең җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакле
26нчы апрель көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре яшь тамашачылар игътибарына, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган, Илгиз Зәйниевның «Кәҗә, сарык һәм башкалар» пьесасы буенча спектаклен тәкъдим иттеләр.
-
Йосыпов Наил - «Татарстан Эрудиты-2021» җиңүчесе
23 апрельдә «Идея» инновацион технопаркында «Татарстан Эрудиты-2021» XII республика конкурсы тәмамланды. Бәйге ике турдан торды. Беренче Интернет-тур КФУның рәсми сайтында узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Татарстанның 17 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән (Әстерхан, Красноярск һәм Пермь крайларыннан, Ульяновск һәм Пенза өлкәләреннән) укучылар катнашты.
-
Татарстан юлында җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферы үлгән
Юл һәлакәте М7 трассасында – республиканың Питрәч районындагы Богородское авылы янында булган.