27 май 2022 яңалыклары
-
Проведении ежегодного конкурса «Зеленые мечты» на тему «СилаVправде»
На территории Республики Татарстан уже четвертый год с большим откликом со стороны детей и молодежи проводится конкурс детского творчества «Зеленые мечты» под патронажем Галиева Марата, депутата и члена Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по экологии и природопользованию. В целях формирования уважительного отношения подрастающего поколения к отечественной истории, к героическому прошлому и настоящему нашей страны в этом году с 25 мая по 10 июля также запланировано проведение ежегодного конкурса «Зеленые мечты» на тему «СилаVправде», где дети Мамадышского и Сабинского районов в возрасте от 8 до 17 лет будут создавать творческие работы.
-
"Ямьле Саба" яр буенда зонасында төзекләндерү эшләре дәвам итә
Байлар Сабасы бистәсенең яр буе зонасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу көннәрдә биредә “ПМК-Мелиорация” җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан эш алып барыла.
-
Ш.Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды
26 май көнне Ш.Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды. Чара барышында Саба районы башкарма комитеты аппараты житәкчесе Каримов М.Р. төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, ГРАН-ПРИ дипломына ия булган укучыларга һәм аларның укытучыларына Саба районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның “Рәхмәт сүзе” грамотасын һәм медальләр тапшырды.
-
КИСӘТҮЛӘРГӘ КАРАМАСТАН
Район үзәгенә евроконтейнерлар урнаштырылганнан соң, алар янына агач ботаклары чыгарырга ярамый. Моның өчен май аенда махсус график буенча урамнарга билгеле көннәрдә зур бункерлар куела.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС
АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.
-
Тарифлар турында сөйләшү
Узган атнада районыбызга эш сәфәре белән ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов килде. Иң башта ул район хакимиятендә аерым ведомство вәкилләрен кабул итте һәм аларның гозер- мөрәҗәгатьләрен тыңлады.
-
27 май - Китапханәчеләр көне
Бөек мәгърифәтчебез Р. Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”,– дип язып калдырган. Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аның күңелендә милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе булырга тиеш. Шуңа да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе. Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, Саба район балалар китапханәсендә гыйнвар аеннан алып май аена кадәр Байлар Сабасының “Шатлык”, "Әллүки", “Шоколад”, "Кыңгырау", “Бәләкәч” һәм “Балачак” балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме өчен “Халкыбызның милли бизәкләре” дип исемләнгән танып-белү сәгате, мастер-класслар үткәрелде. Максатыбыз – балаларда милли киемгә, татар халык орнаментына карата кызыксыну уяту, милли уеннарны искә төшерү. Чара “Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы” күргәзмәсенә күзәтү белән башланды. Түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул һәм читек турында мәгълүмат бирелде. Балалар “Түбәтәй” уенын уйнадылар, калфак, алъяпкыч, камзул һәм читек рәсемнәреннән пазл җыйдылар. Чараның икенче өлешендә милли киемнәребезгә бизәкләр төшерделәр. Үткәнебезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Шуны онытмаска кирәк: без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез.
-
Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2022 конкурсының турыдан-туры региональ этабы узды
Казан дәүләт аграр университеты фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы үткәрде.
-
27 май - Гомумроссия китапханәләр көне
Китапханәчеләре көне уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык. “Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне Бөтенроссия китапханәләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Хәзерге технологияләр чорында да халыкны уку залларына, әдәбиятка тартуда нәтиҗәле эшлисез. Райондашларыбыз өчен мөһим мәгълүмат үзәкләре булып каласыз, әһәмиятле проектларны тормышка ашырасыз. Игелекле эшегез, район мәдәнияте үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, эшләрегездә зур уңышлар һәм иминлек телибез”,– диелә котлауда.
-
Хөрмәтле Түбән Шытсу авылы халкы!
Авария хәленә бәйле рәвештә, 27 май көнне сәгать 09:00 дан 17:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
-
“Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы
Район территориясендә 25 майдан башланган “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы бара.
-
“Агрохим” җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында агымдагы елның I кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды
Ачы туфраклы жирләрдән мул уңыш алып булмый. Узган атнада районыбызның Сатыш карьерында үткәрелгән республика киңәшмәсендә агрохимиклар шул хакта – авыл хуҗалыгы җирләрен известьләштерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. “Агрохим” җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашында агымдагы елның I кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин әйтүенчә, ачы туфраклы җир – үлгән җир.
-
Филиал АО «Сетевая компания» Елабужские электрические сети
«Сегодня мы много слышим о зеленой энергетике, под ней подразумевается энергия солнца, ветра, геотермальная энергетика, биотопливо и другие возобновляемые источники энергии. Если еще в начале 21-го века зеленая энергетика использовалась для производства электро- и теплоэнергии в масштабах станций или в производственных целях, то с развитием отрасли альтернативная энергетика стала ближе к человеку: так, мы уже используем солнечные батареи для заряда телефонов, а электричество, как топливо для автомобилей, стало настоящим прорывом в данном направлении.
-
Саба Сабан туена рәхим итегез!
Программасы белән танышып чыгыгыз!