27 август 2021 яңалыклары
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасын укытачак
Республика Үзәк сайлау комиссиясендә участок сайлау комиссияләренең кадрлар составы өчен укулар уза. Участок комиссиясе эшенең барлык этапларын үз эченә алган лекцияләрдә онлайн режимында 22 меңгә якын кеше катнаша. Укыту нәтиҗәләре буенча, тыңлаучылар белем дәрәҗәсенә тест үткәрәчәк.
-
28 августка һава торышы
28 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +6..+11˚, көндез +18..+23˚ градус.
-
Бүген Байлар Сабасында лыжероллерлар буенча республика ярышлары үтте
Фоторепортаж.
-
БЕР ОЧКЫН УРМАННАРНЫ ЮК ИТӘ АЛА
Бер агачтан миллион шырпы бар була, бер шырпыдан миллион агач юк була.
-
“БАРС” проекты: сораулар һәм җаваплар
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты запастагы хәрбиләрне, хәрби резервта булган гражданнарны, пенсионерларны яңа “БАРС” проектында катнашырга чакыра. Әлеге яңалык турында кызыксынып, редакциягә дә шалтыратучылар булды. “БАРС” проекты нидән гыйбарәт, ул кемнәр өчен отышлы? Әлеге сораулар белән без Саба һәм Теләче муниципаль районнары хәрби комиссары Фәнис Закировка мөрәҗәгать иттек.
-
XXXI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә узачак
1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре бу елны 14-18 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак.
-
Шат кына түгел, сак та булыйк
Алда безне Республика көне, Белем бәйрәме, өч көн ял көтә. Кыскасы, күпләр җәмәгать урыннарында, паркларда, мәктәпләрдә була. Бәйрәм чараларына һәркем шат, шул ук вакытта сак булу турында да онытырга ярамый. Уяулыкның мөһимлеген аңлау өчен 2004 елның 1 сентябрендә Бесландагы фаҗигане искә төшерү дә җитә. Алда торган бәйрәм чаралары уңаеннан республика террорга каршы комиссия һәм оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелеп, хокук саклау органнары алдына куелган бурычлар билгеләнде.
-
Чират – “Кырлар патшасы”на
“Тимершык”та ике комбайн 12шәр сәгать кукуруз ура.
-
Гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланды
20 нче августтан башлап 20 нче сентябрьгә кадәр Саба муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә. Айлык балаларның уку елы башында куркынычсызлыгын арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм янаганда адекват гамәлләр кылу максатыннан үткәрелә.
-
Редакциягә сатуга Люция Әблиеваның “Соңлап тотылган җавап” китабы, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч кайтты
Редакциягә сатуга Люция Әблиеваның “Соңлап тотылган җавап” китабы, татарча йолдызлы сканворд һәм буягыч (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) кайтты.
-
Быел Татарстан көне Туган телләр елына багышланачак
29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале ачылачак.