28 март 2013 яңалыклары
-
Рәис Миңнеханов дөнья чемпионатларында зур җиңүләр яулаган Рушан Миңнеголов белән очрашты
Узган атнада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Параолимпия уеннарында, дөнья чемпионатларында зур җиңүләр яулаган, ярышлардан әле генә кайткан якташыбыз Рушан Миңнеголовны кабул итте.
-
Язгы ташу: бәла килмәсен
Җаваплылыгы чикләнгән «Сетевая компания» җәмгыятендә язгы ташу (су басу) чорында электр челтәре комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, нәтиҗәләрен тиз арада бетерү буенча махсус комиссия төзелде.
-
Игътибар, ярдәм кирәк: Саба–Лесхоз юлындагы коточкыч аварияне күрүчеләрне эзлиләр
2013 елның 19 мартында Саба - Лесхоз юлының 4нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды: "Лексус RX300" белән "ГАЗ-1975" (инкассатор) автомобильләре бәрелеште.
-
Берсе полициягә ялган гариза язган, икенчесе законсыз рәвештә 1 миллионнан артык социаль иминият түләүләре алган
4 мартта Сабада яшәүче, ялган икәнен белә торып, билгесез кешенең кибет янында калдырылган автомашинасын урлап алып китүен күрсәтеп һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап, полициягә гариза яза. Аңа җинаять эше кузгатылды. 13 мартта 2007 елда ялган документлар һәм производствода бәхетсез очрагы турында дөреслеккә туры килми торган мәгълүматлар тапшыру юлы белән...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Сезнең ярдәмегез белән хәйриячелеккә позитив этәргеч бирдек".
Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында "Ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
-
Яшелчә тагын кыйммәтләнгән: кәбестә бәясе 38 тиенгә күтәрелгән
Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында кәбестә бәясе уртача 38 тиенгә күтәрелгән, кишер -37 тиенгә, суган-8, бәрәңге уртача 12 тиенгә кыйммәтләнгән. Кәбестәнең килосы уртача 16 сум 72 тиеннән, кишер -22 сум 36 тиеннән, суган -17 сум 84 тиеннән, бәрәңге 16 сум 17 тиеннән тәкъдим ителә. Башка төр туклану продуктларыннан тоз, көнбагыш...