28 июль 2020 яңалыклары
-
1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләре артты
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
-
"Җырлап ачыла күңел"
26 июль көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты каршында китапханә белән берлектә "Җидегән чишмә" клуб берләшмәсе әгъзалары катнашында "Җырлап ачыла күңел"дип исемләнгән чираттагы кич утыру оештырдык. Кичә барышында барысы да үзләренең яраткан яшьлек җырларын искә төшереп, культорганизатор Рәхимҗан Галимҗанов җитәкчелегендә баянга кушылып җырладылар, татар бию көйләренә биеделәр. Кичә хатирәләр белән үрелеп барды.
-
Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар
IT-өлкәдәге уңышлары белән республиканың 43 кешесе уртаклашты инде, гариза тапшыру кампаниясе октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Мөлкәт салымнарын хәзер үк түләргә мөмкин
Гражданнар ел саен үз милкендәге мөлкәткә - транспорт, мөлкәт һәм җиргә салымнарны түлиләр. Мөлкәт салымнарын түләү бурычы салым түләүчегә салым түләү срогы башланганчы 30 көннән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиешле салым белдерү алган датадан иртәрәк булмаган вакытта барлыкка килә.
-
Россия мәктәпләре 1 сентябрьдән гадәти режимда ачылачак
Мәктәпләрдә каникуллардан соң укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр.