28 июль 2021 яңалыклары
-
Синоптиклар һава шартларының начараюын фаразлый
Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкына һава шартларының начараюын фаразлый – яңгыр, яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Бүген Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерга барды
Бөек Ватан сугышы елларында Суслонгер хәрби лагеренда газап чиккән, ачлыктан, ялангачлыктан җәфаланган якташларыбыз рухына корбан чалынып, догалар кылынды.
-
Югары Симеттә "Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән урам концерты үтте
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Яхшы кәеф дулкынында" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы үзенчәлекле, җанлы рәвештә барды. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар оештырылды. Башкаручыларның осталыгы, халыкның җылы алкышлары һәм активлыгы белән концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.
-
Олы Кибәче авылында күпфатирлы йортка капиталь ремонт башланды
Фоторепортаж.
-
Әдәби клуб утырышында
Район үзәк китапханәсе “Гафэль” бакча үзәгендә “Мишә дулкыннары” әдәби клубының чираттагы утырышын үткәрде. Очрашуга Олы Нырты авылында туган, хәзер Түбән Камада яшәүче якташыбыз, шагыйрә, ике китап авторы Рушания Габбасова чакырылган иде. Клуб әгъзалары аның “Күңелемнең тирән күлләре” дигән китабы белән таныштылар. Китапханәче Гөлнара Мостафина районда яшәп иҗат итүчеләр турында сөйләде. Китапханә директоры Ләйсән Билалова шагыйрәгә истәлеккә бүләк тапшырды.
-
Умартачы Хафизовлар
Бу көннәрдә район умарталыкларында кызу “урак өсте”: бал аерталар. Эссе җәй аркасында эшчән кортлар гадәттәгедән иртәрәк кузгалган. Инде алар әзерләгән затлы нигъмәтнең тәмен татып караганнар, быел бал куе һәм тәмле, диләр. Сыйфат ягына килгәндә, кайда-кайда, әмма Нырты яклары умарталыклары продукты начар була алмыйдыр. Беренчедән, табигате менә дигән. Икенчедән, биредә балчылык белән күп еллардан бирле бер нәсел – Хафизовлар шөгыльләнә. Бу хезмәттә зур тәҗрибә туплаганнар. Туганнар, билгеле инде, үзара ярдәмләшеп эшли, бер-берсен кыен хәлгә куймый.
-
Дөнья яме – аналарда
Бу көннәрдә Олы Арташ авылыннан Әлфинур Җәлил кызы Сәмигуллина – 95, Лесхоз бистәсендә гомер кичерүче Раушания Галәви кызы Гарәфетдинова 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатларын алдылар.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә юлларны төзекләндерү эшләре
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда үзара салым хисабына юлларны ремонтлау эшләре бара. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 186 метр өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 181 метр, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 107 метр өлеше ремонтлана. Юл ремонтлау эшләрен ООО «Мелиорация–Сервис» оешмасы башкара.
-
Кырлайга экскурсия
Иске Икшермә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен Кырлайга экскурсия оештырдылар.
-
Квалификационная электронная подпись
Кто может получить КЭП?
-
Районның тагын өч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады.