29 апрель 2014 яңалыклары
-
Татарстанның барлык районнарында да урман бете кадалу куркынычы бар
Татарстанда урман бетеннән 36 кеше зыян күргән, шуларның 9ы - балалар. Талпан энцефалитына каршы республикада 1645 кеше вакцина ясаткан. Талпан - күп кенә авыруларны таратучы бөҗәк. Талпан энцефалиты, Лайм авыруы, эрлихиоз, туляремия, Көнбатыш Нил лихорадкасы шундыйлардан. Татарстанның 26 районында талпан энцефалитын эләктерү, республиканың барлык районнарында талпан боррелиозын йоктыру куркынычы бар....
-
Мишә авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде [фото]
28 апрель көнне Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашында Мишә авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә тикшерелде. Беренчесе - Мишә авыл җирлеге башлыгының үз теләге белән эштән азат итүләрен сорап язылган гаризасы иде. Совет аның гаризасын кәнәгатьләндерергә дигән карар чыгарды һәм Әнисә Гәрәфетдинова җирлек...
-
Сабадагы бер хуҗалыкта янгын чыккан [+фото]
24 апрельдә Сабаның Гагарин урамындагы бер хуҗалыкта сарай стенасына беркетелгән электр автоматыннан ут чыккан. Хуҗаларның бу хәлне вакытында күреп калып, шунда ук ут сүндерү җайланмасы (огнетушитель) һәм махсус савыттагы суны кулланып, утны зурга җибәрмичә калалар. Йорт хуҗаларының шушы гади генә таләпләрне үтәве зур фаҗигадан саклап кала алды. Үзебезнең иминлегебез үзебездән...
-
Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте: зыян күрүчеләр бар [+фото]
27 апрельдә Шәмәрдәннең Беренче май һәм Мәктәп урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте була. 1959 елгы машина шоферы бер үк әһәмияткә ия булмаган юллар киселешендә төп юлдан килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Төп юлдан баручы 1982 елгы машина шоферы һәм 1973 елгы пассажир тән җәрәхәтләре ала һәм Саба үзәк хастаханәсенә...
-
Шәмәрдәндә юл-транспорт һәлакәте: зыян күрүчеләр бар [+фото]
27 апрельдә Шәмәрдәннең Беренче май һәм Мәктәп урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте була. 1959 елгы машина шоферы бер үк әһәмияткә ия булмаган юллар киселешендә төп юлдан килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Төп юлдан баручы 1982 елгы машина шоферы һәм 1973 елгы пассажир тән җәрәхәтләре ала һәм Саба үзәк хастаханәсенә...
-
"Хезмәтне саклау чаралары тиешле югарылыкта күрелсә, бәхетсезлек очрагы гомумән дә килеп чыкмас иде"
Районыбызда учреждение-предприятиеләр һәм оешмаларда хезмәтне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә тиешле чаралар 18 апрельдән 28 апрельгә кадәр үтә.
-
Районыбызда иҗат итүче каләм осталары түгәрәк өстәл артына җыелды
Районыбызда бик куанычлы күренеш күзәтелә: китап чыгаручылар ел саен арта бара. Күптән түгел үзәк китапханәдә райондашларыбыз иҗатын чагылдырган күргәзмәгә Лесхозда яшәп иҗат итүче Сәрия Хафизованың "Күңел гөлләре" дигән шигырьләр китабы өстәлүе моның ачык мисалы булды. Әмма соңгысы түгел. Шушы көннәрдә китапханәдә үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә (Гөлнара Мостафина алып барды)...