29 май 2018 яңалыклары
-
Яшь гаиләләргә җирне сәүдәләшүсез генә бирү турында Җир кодексына үзгәрешләр тәкъдим ителә
Закон проекты Дәүләт Советына кертеләчәк, диде Әгъзәм Гобәйдуллин.
-
Түбән Каманы Дубай һәм Анталия белән чагыштыралар
Түбән Каманың берничә урамында яңа тукталышлар урнаштырганнар. Алар гадәти тукталышлардан заманчалылыгы белән аерылып тора. Моңа журналист Ринат Билалов шәхсән инанган. Үзенең инстаграм битендә ул «Лемаев мәйданы»ндагы тукталыш фотосын урнаштырып, “Дубай яисә Анталиядәге кебек” дип яза.
-
Мисырдан хат яки Дерипаскага хәер бирегез
Фейсбукта урыс телле берәү соңгы көннәрдә: “Үткән айга газ өчен 120 сум түләдем. Аллага шөкер, мин Россиядә түгел, Мисырда яшим”, – дип язып куйды. Бу сүзләр хактырмы, тик Нил үзәне илендә АИ-92ле бензин бәясе 17 сум һәм аннан түбәнрәк, дизель ягулыгы – 12 сум, балык бәясе – 100 сум, тавык килосы 125 сум булуын искә алсак, газ да бездәгедән арзанрак булса, гаҗәпмени?