29 июль 2015 яңалыклары
-
Кибетләрдән урлаулар 68 процентка арткан
Русиядә кибетләрдән урлаулар 2013нче ел белән чагыштырганда 68%ка арткан. 2014 елда Русиядә кибетләрдә 930 миллион сумлык товар урланган. Бу хакта « Федераль салым хезмәте мәгълүматларына таянып. «Известия» гәҗите яза. Иң күп урлаулар Мәскәүдә, бөтен илнең 55%н тәшкил итә дип белдерелә Аннан соң Красноярск һәм Свердлау өлкәләре килә. Салым хезмәте Төньяк...
-
60 миллиард сумлык бурыч
Русиядә түләнмәгән бурычлар 1нче июльгә 60 миллиард сумга җиткән. Татарстанда яшәүчеләр машина алган өчен банктан алып торган акчаларын кайтара алмый. Гомум сумнар 1,4 миллиардка җиткән. Бу хакта НСВ «Бурыч түләтү хезмәте» («Национальная служба взыскания») белдерә. Әҗәтне кайтара алмаучылар исемлегендә Мәскәү беренче урында, кредит түли алмаучыларның әҗәтләре 6,5 миллиард сумга җыелган....
-
Башкортстанда саранча котыра
Башкортстанга саранча һөҗүм итә. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 24 июльдә Урал арты районнарында гадәттән тыш хәл игълан итте. Аңа Әбҗәлил, Баймак, Зилаер һәм Хәйбулла районнары керә. Безнең гәҗит
-
Иосиф Кобзон: "Путин икенче кат күптәннән өйләнде инде"
Иосиф Кобзон сүзләренчә, таныш-белешләре аннан Путинның икенче тапкыр кайчан өйләнәчәген күп сорыйлар. "Мин аларга - ул инде кәптәннән икенче кат өйләнеде, сез белмисез генә. Ул Россиягә өйләнде. Ә нәрсә эшлисең, аны Россиядән башка бүтән бернәрсәдә кайгыртмый - дип җавап бирәм." - дигән Кобзон "Собеседник" басмасында.
-
32 градуска кадәр җылытачак
Татарстан Республикасында 32 градуска кадәр җылытачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдерә.