29 сентябрь 2020 яңалыклары
-
“Көзге муллык " дип исемләнгән очрашу
Казанчы Бигәнәй китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Ак калфак» клубы членнары һәм клуб берләшмәсе әгъзалары белән “Көзге муллык" дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. «Бакчачыга ярдәмгә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм көзге уңыштан күргәзмә оештырылды. Сүз бакча өлкәсендәге уңышлар,яңа уңыш,салатлар һәм башка яшелчәләр әзерләү рецептлары турында барды.
-
Бүген 29 сентябрь – КОФЕ көне
Билгеле булганча, кофе - кофе агачында үскән бөртекләрдән ясала торган хуш исле һәм тәнгә көч бирүче эчемлек. Махсус технологик процесслар ярдәмендә, кофе агачының әлеге орлыкларын сусызландыралар һәм аңардан гранула, соңыннан порошок хәленә китереп, кофе ясыйлар. Аны файдалы, диләр. Кешегә көненә ике чокыр кофе эчәргә тәкъдим ителә. Шуннан артыгы ярамый. Ә сез бу эчемлекне яратасызмы, кем ничек, күпме? Әллә чәй генә эчәсезме? Сабада берсен дә эчмәүчеләр – кыш буена җитәрлек иван-чәй әзерләүчеләр дә бар икән?