30 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Көектә Насыйх чишмәсенә самавыр куелды
Көек авылы... Насыйх чишмәсе... Бу чишмәгә исемне , авылдашлары аны соңгы юлга озатырга килгәч тәкъдим иттеләр. Аның вафатыннан соң чишмәгә элмә тактасы эленде.
-
«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2020» фестивалендә 2 урын яулады
29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2020" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) 2 урын , Хамматова Диля (җитәкчесе Абдуллина Гөлназ Талип кызы) 1 урын яуладылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
-
Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектының Икътисад министрлыгы алып бара торган төбәк проектлары 100% дәрәҗәсендә үтәлгән
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты тулы күләмендә үтәлгән.
-
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе эшен көчәйтә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча, юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.