30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
«Трубкага өрдерү» үзгәреп кире кайтачак
РФ Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән проект буенча, шоферларның хәмер кулланганлыгын башлангыч теркәү процедурасы үзгәрәчәк. Үзгәреш түбәндәгедән гыйбарәт: ДПС инспекторларына сулышта алкогольнең төгәл күләмен күрсәтми, ә алкоголь бармы-юкмы икәнен генә күрсәтә торган алкотестерлар таратачаклар. Яңа прибор белән вакыт экономияләнәчәк һәм тикшерү процедурасы тизләнәчәк. Әгәр прибор алкоголь барлыгын күрсәтсә, шоферга тулы тикшерү...
-
Тәмәке сатучылар өчен таләпләр кырыслана
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке сатучыларга карата таләпләрне тагын да кырысландырмакчы була. Аерым алганда, 2016-2021 елларны үз эченә алучы тәмәкегә каршы яңа концепция буенча, министрлык тәмәкеләрне кассалардан алып, кибеткә тагын да эчкәрәк "яшерергә" тели. Алай гына да түгел, сату мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кибетләрдә тәмәке сатуны гомумән тыймакчы...
-
Актанышта коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән [фоторепортаж]
М7 трассасында Пучы авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Юл һәлакәте һава шартлары начарлану сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин. Бозлавык юлда ике зур йөк машинасы, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән. Хәтта йөк машинасының кабинасы аерылып чыккан. Күреп калучылар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шул фураны йөртүче һәлак булган. Матбугат.ру
-
Чулпан Хамматова үз-үзенә кул салырга тырышып караган
Чулпан Хамматованың электән характеры катлаулы булуы, бигрәк тә яшүсмер чорда үз-үзенә кул сала язып әти-әнисен хафага салуы турында да яза, "OK!" журналы. - Мин дару төймәләре дә эчтем, үз-үземә кул салырга да тырышып карадым. Ә ни өчен алай эшләгәнемнең сәбәпләрен хәтерләмим, - ди актриса. Чулпан үзе өч кыз үстерә, алар...
-
Төркия белән бәйле вәзгыять аркасында, Россиядә азык-төлеккә бәяләр артырга мөмкин
Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә карата икътисади чаралар куллану хакындагы Указга кул куйды. Андагы пунктларның берсе Россиягә РФ Хөкүмәте билгеләгән исемлек буенча Төркиядә җитештерелгән кайбер төр товарларны кертүне тыю яки чикләүдән гыйбарәт. - Әгәр анда импорт күләмендә җитди үзгәрешләр булса, беренчедән, бу һичшиксез товар әйләнешендә чагылыш табачак. Икенчедән, продукциянең сизелерлек...
-
"Татар моңы" яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кичә Казанда "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында "Татар моңы" VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты булды, һәм иҗади бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде. Чара башланганчы ук залда алма төшәрлек урын да юк иде. Милли җыр-моң яратучыларның шактые әлеге тамашаны басып карарга мәҗбүр булса да, залдан кире...
-
Телсез-чукрак егетне дәшмәгән өчен кыйнаганнар
Күрше республикада ике яшь кеше бер егетне алар белән сөйләшмәгән өчен кыйнаган. Ә егет телсез-чукрак булып чыккан. Бу хәл Башкортстанның Сибай шәһәрендә көпә-көндез кешеләр күз алдында булган. Мескен егет авылдан шәһәргә акча эшләп алырга килгән булган. Егетнең әтисе үлгән, әнисе инвалид икән. Алар пособиегә генә яшиләр. Кыйнау нәтиҗәсендә егетнең аркасына...
-
Быел балаларга иң еш һәм сирәк кушылган исемнәр
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге узган атнада балаларга кушылган исемнәрне барлап чыккан. Әти-әниләр балаларына ешрак Булат, Тимур, Самир, Алисә, Самирә, Ева, Дарья, Арина, Милена исемнәрен кушкан. Сирәк кушылган исемнәр - Мирослав, Рәсүл, Добрыня, Савелий, Изабель, Тиана, Әмирә, Айлина, Лукерья. Интертат.ру
-
Сүрия белән Төркия чигендә һәлак булган очучының җәсәде Россиягә озатылган
Төркия бүген, 30 ноябрьдә, һәлак булган очучының җәсәден Россиягә озатты. Су-24 очкычы пилоты төрек гаскәриләренең F-16 истребителе тарафыннан Сүрия-Төркия чигендә бәреп төшерелгән иде. Моңа кадәр очучының җәсәде Сүриядән Төркиягә озатылды, аны Әнкарадагы хәрби госпитальгә китерделәр. Шуннан ул Төркия башкаласы аэропортына озатылды. Россиянең Су-24 очкычы "Ислам дәүләте" террорчылар төркеменә (Россиядә тыелган)...
-
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча спартакиада [+фото]
-
Саба районына Ставрополь крае икътисадый үсеш министры Андрей Мурга җитәкчелегендәге делегация килде [фоторепортаж]
-
Сабада әниләрне тәбрикләделәр [фоторепортаж]
-
Район башлыгы Рәис Миңнеханов "Саба таңнары" редакциясендә кунакта [фоторепортаж]
-
"Әниеңне котларга онытма!" акциясе [фоторепортаж]