30 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Йөз сумга яшәп кара!
Йөз сумга яшәп кара!
-
«Алтын» сәүдә үзәгенә һөҗүм итүчеләргә карата кузгатылган җинаять эшен карау төгәлләнде
«Суконка» криминаль төркеме шулай ук Журналистлар урамындагы төзелеш материаллары базарына да һөҗүм оештырган була.
-
Казан активистлары Татарстан флагы көнен билгеләп узды
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан флагы көне уңаеннан чаралар уздырган.
-
“Татар-җыры”ның алып баручысы,сценаристы Гөлназ Сәфәрова:“Без быел кискен борылыш ясарга әзер”
“Татар җыры” XVIII Халыкара эстрада фестивале уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында әлеге чараның кайберләр серләре ачылды. Тик күбесе яшерен пәрдә артында калды. Аларның калганнарын тамашачылар үз күзләре белән 16 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында күрәчәк.
-
Авыл яшьләре: авылда яшәү җиңел түгел, ләкин шәһәргә китмибез
Татарстанда авылда яшәүчеләр саны елдан-елдан ел кими. Авылда эш, акча булмау яшьләрне китәргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта авылда да яшәп була дип фикер йөртүче яшьләрнең дә артуы күзәтелә.
-
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Абу-Дабига китте.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә узачак Зәед Шәех исемендәге Милли мирас фестиваленә (Sheikh Zayed Heritage Festival) китте.
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВНЫ "АКЧА АЗ ЭШЛИСЕҢ" ДИП ХАТЫНЫ ӨЕННӘН КУГАН?
Фирдүс Тямаев инстаграмга "Хатын өйдән куып чыгарды" дип видео урнаштырган.
-
Ел педагог-психологы
28-29 нчы ноябрь көннәрендә Эзмэ урта мәктәбе, “Әллүки” һәм “Шатлык” балалар бакчасы базаларында “Ел укытучысы-2018” конкурсы “Педагог-психолог” номинациясенең муниципаль этабы үтте.
-
Балтачта Укытучыга һәйкәл куелды
Аны яңартылган, капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән район мәгариф идарәсе каршына урнаштырдылар.
-
Күгәрчен үләксәләренә хәтле сасып ята башлагач, ниһаять, җыештырып киттеләр
Йолдызнамә буенча һәр елның үз исеме булу җитмәгән, хәзер югары җитәкчелек тарафыннан елларга өстәмә исемнәр дә кушыла. Югары посттагыларның башлары эшли инде анысы. Тормышыбызда кайсы тармак аксый, шуны ел исеме итеп кушкач, алга китеш, әйбәт үзгәреш булыр диләрдер, бәлки
-
“Татар җыры” фестивале номинанты Ришат Төхвәтуллинның көндәшләре кем?
16 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында узачак “Татар җыры” 18нче халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта бүген "Мираж" кунакханәсендә "Татар җыры" фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр иттеләр.
-
Балконда тәмәке тартучылардан канәгать булмаган күршеләр компенсация алырга хокуклы
Гамәлдәге закон балконда тәмәке тартучы гражданнардан төтен исе “яратмаган”нар файдасына рухи зыянны түләтүне таләп итү хокукы бирә.
-
«Татар моңы – 2017»: Тук тамакка язылган җырлар белән елатып та, дертләтеп тә булмый!
Мин бер генә мәдәни вакыйганы да ел дәвамында аның кадәр көтеп алмыйм, бер генә концертка да исем китми. “Татар моңы” – һәм моның белән бер йодрыкка бөтен мәгънә сыеп бетә. Кайбер дуслар-танышлар мыек астыннан да елмая – ник ярар, бара алмасаң, беткәнмени концерт Казанда янәсе, көн дә бишәр-алтышар концерт бара бит.
-
Гаилә психологиясе: Табибка бушлай эләгү өчен тимер “нервы”лар кирәк!
Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик бушлай медицинаны сезгә иртә мактаганмын икән…
-
Кызыл Мишә “Акчәчәк” балалар бакчасы балалары республика балалар театр фестиваленең зона турында катнаштылар.
29 ноябрь көнне Кызыл Мишә “Акчәчәк” балалар бакчасы балалары Байлар Сабасының 5 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында үткәрелгән республика балалар театр фестиваленең зона турында катнаштылар.