30 ноябрь 2018 яңалыклары
-
СПИДка каршы көрәш көнендә Татарстан халкы бушлай ВИЧ-тест уза алачак
Экспресс-тестларның дөреслеге 99,9 процент тәшкил итә. Анализның нәтиҗәләрен 10-30 минут эчендә үк белергә мөмкин.
-
Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова: “Начар авыруны агу бетерә!”
“Бер ел эчендә кеше сәламәтлегендә әллә никадәр үзгәрешләр булырга мөмкин”, ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә ханым. Арча районы Наласа авылында яшәүче бу ханым күп авыруларны дәвалый ала. Бүгенге көндә иң киң таралган, кешелек өчен куркыныч авыруларның берсе булган яман шештән дә котылу юлын тапкан. Ульян, Марий иле, Самара, Ижау, Киров, Татарстан районнары һәм тагын әллә кайлардан шифа эзләп киләләр аңа.
-
Эзмәдә Әниләр коненә багышланган концерт программасы
28 - ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр коненә багышланган "Хәр куңелнең якты кояшы" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.
-
Мишә елгасында бозда агып киткән 78 яшьлек балыкчыны коткарганнар
Балыкчыга карата «Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча беркетмә төзегәннәр.
-
Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада бераз җылытачак дип фаразлый
Республика метеорологлары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә.