31 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Бензин – үзебезнеке, бәясе кешенеке. Узган ел сәнәгатьтә ниләр булган?
Татарстанда машина төзелеше тармагы “аксый”. Республика нефтьчеләренә генә кайгырасы юк. Бездә чыгарылган нефтьнең өчтән ике өлешен эшкәртә башларга ниятлиләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының узган елгы эшенә йомгак ясадылар.
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Көндез республикада һава температурасы -6 градустан -11 градуска кадәр салкын булачак.
-
Казанда җылытыла торган тукталыш барлыкка килде
Яңа тукталыш кондиционерлар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.
-
Бүген “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында үткән хисап җыелышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Фотоларда хезмәт алдынгыларын бүләкләү мизгелләрен күрәсез.
-
Замирә Рәҗәпованың әнисе: “Бәндәдән курыкмасалар, Алладан куркмыйлар”
Замирә Рәҗәпова инстаграм битендә тормышын төрле яклап яктыртып, язылучыларын сөендереп тора. Ул фотолар гына куеп калмый, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Һәрвакыттагыча аны яклаучылар да, яманлаучылар да табыла. Бу юлы ул үзенә карата әйтелгән начар сүзләргә әнисенең ни дип җавап бирүен әйтте.
-
Ркаил Зәйдулла Гаяз Исхакыйның инкыйраз фаразы белән хаклы булмавын әйтте
Язучы фикеренчә, татар халкы Исхакый фаразлаган сәбәпләр аркасында түгел, ә бөтенләй башка сәбәпләр аркасында югала бара.
-
Газ ягулыгында эшләүче комбайннарның экономиялелеген Татарстанда сынаганнар
Беларусьта җитештерелгән комбайнарда кулланыла торган газ ягулыгы бәясе дизель ягулыгына караганда өч тапкыр арзанрак.
-
Иркә: «Аерылышуны мин бик авыр кичердем...»
Җырчы Иркә бүгенге көндә өч бала әнисе, яраткан ире бар. Ләкин сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган вакыт аның тормышының иң авыр чоры булган. Беренче ире белән аерылышкач та, ул үзендә көч туплап эстрадага килеп керә. Аның башкаларга, беренче чиратта, үзенә үзенең буш урын булмавын исбат итәсе килә. «Синнән башка да яши алам», дигән сүзем булгандыр инде ди ул. Аерылышу Иркәгә бик зур этәргеч, көч биргән.
-
Россиядә яшәүче һәр кеше үзенең шәхси кредит рейтингы белән таныша алчак
Рейтинг балларда билгеләнеп, банк методикасы – скоринг буенча исәпләнәчәк.
-
Киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә
"Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.
-
Ренат Вәлиуллин: Ленинградтагы һәр икенче татар, кулына корал тотып, шәһәрне саклаган
Cанкт-Петербургта Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 75 еллыгын билгеләп узганнар.
-
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага клип төшергәндә авыр тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә эләгә [видео]
30 гыйнвар Кукмара район мәдәният йортында Гүзәл Уразова тамашачыларга Илдар Хәкимовның тән җәрәхәте алып концертка килә алмавын әйтә. Ул клип төшергәндә егылып сәламәтлегенә зыян китерә, хастаханәгә эләгә. Бу хакта Гүзәл беренче булып Кукмара концертында хәбәр итә, тамашачыларның берсе безгә бу сүзләрне раслаучы видео җибәрде.
-
Тимершык авыл җирлегендә җыен
Тимершык авыл җирлеге буенча җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев биләмәдәге һәр социаль объект эшчәнлегенә тулаем анализ ясады..
-
Сәламәтлек саклау Министрлыгында Россиядә грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр
Авыру Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Идел буе округлары территориясендә тарала инде, дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
-
Дәүләт Думасында рульдә тәмәке тартуны тыярга тәкъдим иткәннәр
Дмитрий Свищев фикеренчә, тәмәке тарту да гаджетлар кебек үк шоферның игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин.