31 июль 2013 яңалыклары
-
Айдар Гыйльметдиновка ярдәм кирәк!
Айдарның киләчәге якты һәм өметле күренә иде. Институтны тәмамлады, өйләнде, гаиләләрен нурландырып сабыйлары туды. Якты көнгә куанып, киләчәккә зур планнар корып яшисе дә, яшисе иде бит. Әмма...
-
Сабалылар «Ёлки-3» киносында уйнарга мөмкин
Хәзерге вакытта Россия халкы бик яратып караган "Ёлки" фильмының 3 кисәген төшерү процессы бара. Ә 6 сентябрьдә Казанда әлеге фильмының бер эпизоды төшереләчәк. Август ахырында кастинг узачак - барлыгы 500 кеше сайлап алыныр дип көтелә. Кинода төшәсең килсә, билгеле e-mailга заявка җибәрергә кирәк. Анда исем-фамилияңне, телефоныңны күрсәтү мәҗбүри. Шулай ук...
-
Рамазан аенда изгелек эшлә: сукыр һәм начар күрүче балаларга ярдәм ит
Республикада «Балачак куанычы бүләк ит» акциясе старт алды. Аны сукыр һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе үткәрә. Акция "Һәр бала сәләтле, иң мөһиме - аңа үзен табарга ярдәм итәргә кирәк" шигаре астында уза һәм авыр тормыш хәлендә калган, балалар йортлары, интернатларда, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче күз буенча инвалид балаларның...
-
Районыбыз укучылары "Дельфин" лагеренда ял итә
Яшел Үзән районында урнашкан "Дельфин" сәламәтләндерү лагерына районыбыздан аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән балалар җибәрелде. Ял вакытында алар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар, үзләренә бүтән районнардан бик күп иптәшләр табалар. 10 августта Мамадыш районында урнашкан "Өмет" сәламәтләндерү лагеренда балаларның чираттагы ялы оештырылачак.
-
Куркыныч фаҗигада вафат булган егетләр истәлегенә “Вконтакте” сайтында махсус төркем ачканнар
8 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булды: җиңел машина белән трактор бәрелеште. Нәтиҗәдә 3 кеше үлде. Югары Кибәхуҗа авылы егетләре Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров авария урынында вафат була, ә машина йөртүче Равил Галәвиев операция өстәлендә җан бирә. Быел унберенче сыйныфка барырга тиеш булган 16 яшьлек егетләр истәлегенә...
-
Түбән Шытсулар үзәк урамга асфальт-бетон юл салу проблемасын күтәрде
Республикада эшли башлаган электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына 29 июльдә Саба районыннан тагын хәбәр урнаштырылды. Хәбәрдә Түбән Шытсу үзәк урамына асфальт-бетон юл салу проблемасын хәл итү зарурлыгы күтәрелә. Әлеге мәсьәләгә карата 5 кеше үзенең фикерен белдергән иде. Хәбәр Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлланган. ТРның https://uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль...