31 август 2021 яңалыклары
-
В Арском районе состоится конно-спортивный праздник «День коня»
11 сентября, в субботу, в Арском районе в селе Новый Кырлай будет организован традиционный праздник – День Коня. В этот день проводятся конно-спортивные соревнования. Торжественное открытие мероприятия запланировано на 11.00. Скачки проводят при поддержке Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ и Федерации коневодства и конного спорта Татарстана.
-
"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча чемпионаты булып узды
30 нчы августта Татарстан Республикасы көненә багышланган Саба муниципаль районының "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча чемпионаты булып узды. Ярышларда 30дан артык спортчы катнашты.
-
Көзнең беренче көне Татарстанга яшен, яңгыр һәм көчле җил алып килә
1 сентябрьдә Татарстанда һава торышы бозыла.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көненә багышланган бәйрәм узды
29 нчы август көнне Шәмәрдәннең Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Шәмәрдәнем-тормыш бишегем!” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм концертын мәдәният йорты белгечләре "Туган як" җырын башкарулары белән башлап җибәрделәр. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук концерт барышында авыл халкы үз ишегалды клумбасының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Тимершык авыл җирлегендә иске йортларны сүтү эшләре
Тирә-якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сүтү эшләре даими үткәрелеп тора.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен "Мәңге яшә,минем Татарстан" уены үткәрелде
27 нче август көнне “Ямьле Саба” яр буенда Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен "Мәңге яшә,минем Татарстан" уены үткәрелде. Чараны фортепиано бүлеге укытучылары Республика көненә багышлап әзерләде.
-
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантанасы үткәрелә башлаячак
Мәктәпләрдә шундый традицияне кертү инициативасы белән «Артек»та тәрбияче булып эшләүче Вячеслав Антипов чыкты.
-
Кырларны органик ашлама белән ашлау
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларга органик ашлама чыгаруга җаваплы карый. Хуҗалыкның алдынгы механизаторлары көн саен трактор белән 370 тонна сыек тиресне басуларга ашлама итеп кертеп бара.
-
Олы Шыңар авылында "Авылым кичләре" утырулары узды
"Авылым кичләре" проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар.
-
Саба туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә оештырылды
30 нчы август көнне халкыбыз Татарстан республикасы көнен билгеләп үтте. Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 нчы елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Үз илебез тарихына хөрмәт, патриотизм һәм ярату хисе тәрбияләү максатыннан Саба туган якны өйрәнү музеенда әлеге бәйрәм уңаеннан күргәзмә оештырылды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы в Республике Татарстан и Чувашии
АО «Транснефть - Прикамье» завершило плановые работы на магистральных трубопроводах (МН) УБКУА и Альметьевск – Горький-3 в Республике Татарстан и Чувашии.
-
“Ямьле Саба” яр буенда Республика бәйрәме узды
Кичә бистәбезнең “Ямьле Саба” яр буенда Республика көнендә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Иң элек район халкын Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Алга таба районыбызның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук районкүләм “Чәчәкле Саба” конкурсы җиңүчеләре дә тәбрикләнде.
-
Татарстан Республикасы көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары өчен мастер-класс үткәрелде
30 нчы августта һәр елны Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем бүлеге укытучылары (Сафина Р.К., Иванова М. И., Мифтахова Ф. И.) ачык һавада укучылар өчен "Татарстан Республикасы балалар күзлегеннән" дигән темага мастер-класс үткәрделәр.
-
Әдәби Сабантуйда Сабалылар кабат җиңүче булды
27 нче август көнне Арчада Бөтендөнья әдәби марафоны җиңүчеләре Әдәби Сабантуйга җыелды. Саба районыннан мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин җитәкчелегендәге китап сөючеләр Сабантуй мәйданына дус һәм бердәм булып, җырлап килеп керделәр. Иң күп китап укучыларны туплаган командабыз бу юлы да җиңүче дип танылды һәм махсус кубок белән бүләкләнде.
-
31 август - Ветеринария хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Ветеринария хезмәте агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Районда әлеге өлкәдә үз хезмәтенә тугры һәм вазифасын күңел биреп башкаручы профессионаллар эшли. Ветеринария хезмәткәрләре терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый, малларны дәвалап, кешеләр сәламәтлеген дә кайгырта. Сезгә эшегездә зур уңышлар, яңа казанышлар, ветераннарга күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч, сәламәтлек телибез.