31 октябрь 2019 яңалыклары
-
Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган
Җинаятьчеләрнең эзенә чыгарга видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар ярдәм иткән.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ЛФК дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Терехина Налия Мансуровна, социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрә. Әлеге күнегүләр ярдәмендә гомум физик һәм психик хәл яхшыра, мускулларның, буыннарның, сеңерләрнең, кан тамырларының, капилляр һәм нерв күзәнәкләрнең нормальләшүе күзәтелә.
-
Республикакүләм "ТехноФест-2019" конкурсы
30 нчы октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә Республикакүләм "ТехноФест-2019" конкурсы булып узды. Завод-Нырты, Иштуган, Шекше мәктәпләре, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты, Шәмәрдән лицее укучылары чыгыш ясады һәм өч 2нче урын, бер 1 нче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
-
«РосКвиз» интеллектуаль уен
31 октябрь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе «Бердәм Россия»нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Төбәк штабы әгъзасы Халиев Айнур Рафик улы белән берлектә «РосКвиз» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. «РосКвиз» - логикага, зирәклеккә һәм зирәклеккә команда ярышы. Уеннарның максаты-яңа ял итү формаларын үстерү, мәдәни-эчтәлекле, интеллектуаль яктан баетылган ялны популярлаштыру. Уеннарның тематикасы төрле: сәясәт, сайлаулар, тарих, мәдәният, туган якны өйрәнү, экология һәм башкалар.
-
Татарстан Россия инновацион үсеш лидер-төбәкләре өчлегенә керде
«Югары икътисад мәктәбе» экспертлары фикеренчә, республикада инновацион эшчәнлекнең иң яхшы социаль-икътисади шартлары булдырылган.
-
Татарстан халкына бозлавык вакытында саклык чаралары турында искә төшерәләр
Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
-
Сәламәт тәндә –сәламәт акыл!
«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау » ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 25-27 октябрендә «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында «Мөстәкыйль балалар»республика профильле сменасы узды. Сәләтле балалар мәктәбенең "Ышаныч" отряды әгъзалары Сәйфеева Әлфия һәм Габдуллина Диана бу сменада актив катнаштылар, күп белем тупладылар һәм яңа дуслар таптылар.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурсында катнаштылар
30нчы октябрь көнне мәркәзебез Казанда “Талантлар берләшмәсе” халык-ара балалар һәм яшьләр иҗатына багышланган фестиваль-конкурс үткәрелде. Һәр ел саен бу конкурс Татарстан Рескпубликасының мәдәният, мәгариф һәм фән Министрлыклары ярдәме белән оештырыла.
-
КФУ профессоры: Кар катламы барлыкка килүен ноябрь ахырында гына көтәргә кирәк
Юрий Переведенцев сүзләренчә, климатик шартлар кар катламының барлыкка килүенә мөмкинлек бирми.
-
Җырчы Чәчкә гаилә тормышы турында: «Синең эшләгән эшеңне ул күрми»
Популяр җырчы Чәчкә инстаграмда еш кына үзенең хис-кичерешләрен язылучыларына да җиткерә. Бу юлы җырчы тыңлаучыларына гаилә тормышы турында сөйләп үтте.
-
Лесхоз интернат-йортында хәйрия концерты
Лесхоз интернат-йортында волонтерлык эшчәнлеге кысаларында Саба муниципаль районының Ике басу Арташ авылы мәдәният йорты коллективы хәйрия концерт программасы белән чыгыш ясады. Алар үзләренең матур чыгышлары белән интернатта яшәүче һәм хезмәткәрләрнең күңелләрен яуладылар. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты бу иҗат коллективына матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерә.
-
«Казан Арена» янында, контакт үткәргече өзелү сәбәпле, трамвайга ут капкан
Пассажирлар вагоннан урамга чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән.
-
“Мәдәният” илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды
Быел Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә укучылар журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж
-
ВАКАНСИЯ: СӘЯХӘТ ИТКӘН ӨЧЕН 2 МИЛЛИОН!
Wowcher Британия компаниясе үзенең сайтында яңа вакансия урнаштырган: алар сәяхәтче эзлиләр. Хезмәт хакы елына 2 миллион сум дип билгеләнә.