Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Бала сорау өчен дога бармы?

Җомга вәгазе

Язылучыбыздан шундый хат килде: «Кияүгә чыкканга инде бик күп ел узды. Балага уза алмыйм. Ирем дә, мин дә сәламәт. Сәбәбе нидә икәнен белмиләр. Бала сорап кылына торган дога бармы ул? Соңгы өметем...»

Бала алып кайтырга теләгән һәм планлаштырган парларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) (якынлыкка кадәр) түбәндәге доганы укырга киңәш иткән:
بِسْمِ اللَّهِ،اللَّهُمَّ جَنِّبْنَا الشَّيْطَانَ، وَجَنِّبْ الشَّيْطَانَ مَا رَزَقْتَنَا
 «Бисмилләһи, Аллаһүммә җәннибнә шәйтаанә үә җәнниб шәйтаанә мәә разәктанәә».
 Аллаһ исеме белән башлыймын. Йә Раббым, безне шәйтаннан сакла һәм безгә бирелгән нигъмәтләрне дә шәйтаннан сакла.

Ә Зәкәрия галәйһиссәлам исемле пәйгамбәр, бала сорап, Аллаһы Тәгаләгә менә болай дип дога кылган:
رَبِّ لَا تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ
 «Рабби ләә тәз̣әрнии фәрдән вә әнтә хайруль-вәәрис̣иин» (С һәм З хәрефләре астында куелган нокта – әлеге хәрефләрне сакау итеп укырга кирәклеген аңлата).
 «Әй, Раббым! Мине бер үземне генә калдырма. Син - варисларның иң яхшысы».
Бу дога Коръәннең «Әл-Әнбия-Пәйгамбәрләр», 21:89 аятендә килә.

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев