Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Динебез кыйммәтле вакытыбызны хәерле эшләргә генә сарыф итәргә өйрәтә

Кешенең иң кыйммәтле әйбере – аның вакыты. Шуңа да карамастан, күбебез вакытыбызга тиешле игътибар бирми.

Иблиснең безгә каршы куллана торган иң тәэсирле чарасы – алда әле яхшы гамәлләр кылу өчен күп вакыт булуына ышандыру һәм бездә, кулдан килгәнне теләсә кайсы вакытта кабат кайтара алуыбыз хакында фикер уяту.

Ләкин без шуны онытабыз: һәр яңа көн безгә бик тирән мәгънәле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Әй, Адәм баласы, менә мин – яңа көн, мин синең гамәлләреңә шаһит. Син мине яхшылык өчен файдалан, югыйсә, әгәр мин китсәм, Кыямәт көненә кадәр беркайчан да кайтмаячакмын».

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дүрт нәрсә турында соралмыйча, Кыямәт көнендә кешенең аягы кымшанмаячак:
🔸 аның гомере һәм аны ничек уздырганы турында;
🔸 аның яшьлеге һәм аны ничек кулланганы турында;
🔸 аның мал-мөлкәте һәм аны нәрсәгә сарыф иткәне,
🔸 аның гыйлеме һәм аның белән нәрсә эшләгәне турында».

Бу хәдистән күренгәнчә, без узган көннәребез, аларны ничек һәм нәрсәгә сарыф итүебез турында аерым соралачакбыз. Бу – яшьлек көннәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Шулай булгач, яхшы гамәлләрне соңга кичектерү турында фикер килгән вакытта, бу уйның кемнән килгәнен белеп торыгыз һәм үзегезне югалтмагыз.

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев