Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Гашура көнендә бер ятимне шатландырса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына хәрам кылыр».

28 июль- Гашура көне. Бу көнне изгелекләр кылу, сәдака бирү, хәтта күршеңнең, кардәшеңнең хәлен белү дә бик тә саваплы.

Аллаһы Тәгалә әлеге көндә атабыз Адәм һәм анабыз Һаваны яратты, Адәмнең тәүбәсен кабул итте. Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җитте, Ибраһим галәйһиссәлам туды һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылды, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелде, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булды һ. б.

Иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сурәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала", - дип хәбәр итә дин әһелләре."Гашура көнендә бер ятимнең күңелен шатландырса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына хәрам кылыр", диелә хәдисләрдә

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев