Райондашларыбыз Апанай мәдрәсәсе шәкертләрен хөрмәтләү чарасында катнашты
Гыйлем алу- бишектән ләхеткә кадәр (хәдис)
Бүген Казанда Химиклар мәдәният сараенда Апанай мәчетенең хатын-кызлар төркемнәрендә Коръән буенча дистанцион онлайн-курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Абдурәшид хәзрәт Фәизов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – ТР буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы аксакаллары Совет рәисе Рәүф Хәсәнов, укытучылар һәм башкалар катнашты. Сертификатларны Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Башкортостан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән, шулай ук Урал һәм Себер төбәкләреннән 400 мөселман алды. Укуларны 800 кеше тәмамлаган.
Укучыларның яше – 20дән 70кә кадәр. Уку барышында алар Коръән фәннәреннән тәҗвидне, тәсхихне, тәхлилне һәм мәхраҗны өйрәнде.
Дәресләрне Апанай мәдрәсәсе укытучылары үткәрде, аннан соң укучылар КИУ каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучылары алдында имтихан тотты. Курслар 9 ай дәвам итте.
Әлеге укуларда Саба районыннан да дистәгә якын хатын-кыз белем алды һәм укуларын әле дә дәвам итә. Бүгенге чарада да белем алу Сертификатлары шуларның берничәсенә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев