Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ҖИТӘКЧЕЛӘР ГӨЛНАЗ ШӘРИПҖАНОВАНЫҢ АЧУЫН ЧЫГАРГАН?

Чалманарат авылы җитәкчеләренең "кадакка кадак какмавы" җырчыны чыгарыннан чыгарган!

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова узенең Instagram челтәренә Актаныш районы Чалманарат җитәкчеләре хакында кискен фикерләрен язган. 

"Ни өчен мыскыл итәсез халыкны?! Яңа ел якынлашып килә, барлык районнарда, авылларда Яңа ел маскарады уза....Авыл хуҗалыгы, колхоз, спонсорлар авылдашлары өчен бәйрәм ясыйлар. Хәзер нинди бәйрәм ясасаң да акча кирәк, анысы берәугә дә сер тугел. Теләк бар икән, мөмкинчелек табыла. Бу юлы мөмкинчелекләре дә табылган, бәйрәм дә булдырылды. Ләкин авыл хуҗалыгы да, колхоз да "бер кадак та какмаган". Чыгыш ясаган өчен рәхмәт сүзе дә ишетмәдек. Кайтып кердек авылга, кап-караңгы, өр-яңа асфальт юл кардан эттерелмәгән. Бәләкәй балалар өчен бер горка, качель дә юк, нәрсә соң бу? Сөйләсәң сүз күп... Әле мин монда килен генә, ләкин мин башка авылларны бик күп кургән кеше. Ничек эшләргә тиеш икәнен беләбез. Эшли белмисез икән, газапламагыз узегезне дә, халыкны да. Җитәкчеләр, ачуымны чыгардыгыз", - дип язган ул.

Гөлназның бөтен ачулы сүзләрен язып бетермәле түгел, скриншотлардан укыгыз. Орфографиясе, тыныш билгеләре - һәммәсе Гөлназның ачуы хакында сөйли:



http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев