Айгөл Бариева “Үлемсез полк” акциясен әби-бабаларны онытмау чарасы дип атады
Җырчы Җиңү көне булмаса, халык тыныч тормышта яши алмас иде дип саный.
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Казанда үтүче “Үлемсез полк” йөрешен сугышта катнашкан өлкән буынны онытмау чарасы булуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Минем өчен “Үлемсез полк” акциясе – мәңгелек хәтер. Әлеге чарада без балаларыбызга, оныкларыбызга сугышта катнашкан әби-бабаларыбызны онытмавыбызны күрсәтәбез. Җиңү көнен берничек тә онытып булмый. Без дәү әти, дәү әниләребезгә бик тә рәхмәтлебез”, - диде җырчы.
Быел Айгөл Бариева “Үлемсез полк”та икенче тапкыр гаиләсе һәм “Кызлар Пати” төркеме белән катнаша. “Барыбыз бергә җыелышып, полкка чыгарга булдык. Ул бик күркәм, матур үтә”, - диде ул.
Җырчы әтисенең әтисе – Мәсгут Бариев портретын алып чыккан. “Ул гвардиядә кече сержант булган. Бабам хәрби солдатлар төркеме белән күзгә-күз очраша, өчесен үтерә, калган өчесен пленга ала. Моның өчен аңа “Батырлык өчен медаль” тапшыралар”, - диде Айгөл Бариева.
“Яшьләр олы кешеләрне ихтирам итеп, аларга һәрвакыт рәхмәтле булып, тарихыбызны онытмыйча яшәсеннәр иде дигән теләктә калам”, - дип сөйләде җырчы.
Фото: Айгөл Бариеваның шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев