Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айгөл Бариева Монреальдәге Россия консуллыгында татар ашлары пешерергә өйрәткән

Җырчы зур бәлеш һәм дучмак пешерү буенча мастер-класс үткәргән.

Канаданың Монреаль шәһәрендәге Россия Генераль консуллыгы резиденциясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева татар милли ашларын әзерләү буенча мастер-класс үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

“Чит илдә артистлар арасында милли ашлар буенча мастер-класс әле беренче генә тапкыр һәм Россия консуллыгы инициативасы белән үткәрелде. Чарада Монреальдә яшәүче һәм Генконсуллыкта эшләүче татар диаспорасы вәкилләре дә катнашты”, - диде ул.

“Мин төрле милләт кешеләре өчен милли ризыкларыбыз буенча мастер-класс уздырдым. Татарлар да, руслар да, молдованнар да, казахлар да, башкортлар да, канадалылар да бар иде. Шуңа күрә ике телдә, ә кайчакта өч телдә (татар, рус һәм инглиз) алып бардым”, - дип сөйләде Айгөл Бариева.

Җырчы сөйләвенчә, кызларның барысы да өлгер булып чыккан. “Барысын да тиз эләктерәләр, булдырдылар. Без бергәләп зур бәлеш һәм дучмаклар пешердек”, - диде ул.

“Мондый чарада катнашуым өчен “Мирас” татар мәдәни үзәгенә һәм Генераль консуллыкка рәхмәтемне белдерәм ”, - диде Айгөл Бариева.

Мастер-классны тулырак Россиянең Монреальдәге Генераль консуллыгы сәхифәсендә карарга мөмкин.

Фото: https://www.instagram.com/aigul_barieva/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев