Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«Балалы солянка»га Хәмдүнә Тимергалиева да баласы белән килгән? [фото, видео]

27 гыйнвар Казанда Уникс залында “Балалы солянка” тамашасы үтте. Проект авторы Гөлназ Сәфәрова белдергәнчә, бу концертта татар җырчылары балалалары белән сәхнә тота.

Танылган эстрада артистларының балаларын кайчан сәхнәдә күреп булыр иде әле. Инде ничәнче ел рәттән үткәрелеп килүче бу концертка халык та яратып йөри башлады. Гүзәл Уразова, Иркә, Ландыш, Люция Хәмитова, Закир Шаһбан, Чулпан Йосыпова, Дилә Нигъмәтуллина һ.б. җырчыларны һәм аларның сабыйларын күрергә мөмкин иде. Хәмдүнә Тимергалиева да читтә калмаган: Илһам Шәриф белән чыгыш ясады ул.

Концерттан берничә фото, видео тәкъдим итәбез.

Гөлназ Солтанова кызы Амелия белән.

Шәп алып баручылар — Зәлия, Фәридә, Айдан!

Гүзәл Уразова үз янына бөтен балаларны да җыйды.

Рифат Зарипов белән бергә улы Ислам да чыгыш ясады.

Кираметдиновлар гаиләсе.

Дилә белән Маратның кызлары Сәфинә.

Монда исә Нигъмәтуллиннар һәм Мухиннар.

Концертның «йолдызы» — Инстаграмда танылып килүче Ләйлә Таишева.


http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев