Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Баянчы Айдар Вәлиев Игорь Крутойны Россиянең төп плагиатчысы дип атады

Баянчы композиторларга ноталарын язып, Россия авторлык җәмгыятендә теркәсеннәр иде, дигән киңәш бирде.

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты, баянчы Айдар Вәлиев плагиатка карата фикерен белдерде. “Оятсыз рәвештә кабатларга ярамый”, - ди ул. Бу хакта музыкант “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

Айдар Вәлиев плагиатның хәзер дә актуаль булып калуын әйтте. “Миңа калса, бу исемлектә беренче урында Игорь Крутой тора. Ул – Россиянең иң төп плагиатчысы. 1960-1970 еллардагы итальян җырларыннан урлап көй яза һәм бер дә кызармый”, - диде ул.

“Җырларның авторлары ноталарны язып, РАОда (Россия авторлык җәмгыятендә) теркәсәләр, әйбәт булыр иде. Алай оятсыз рәвештә кабатларга ярамый инде. Әмма кайвакыт туры килүләр була”, - диде музыкант.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев