Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Булат Бәйрәмов: «Бу таныклык әти кешегә дә, әни кешегә дә бирелергә тиеш»

Танылган татар шоумены, диджей, күптән түгел генә өч бала әтисе булган Булат Бәйрәмов бүген күп балалы гаилә статусын раслаучы документка ия булган. Дөрес, анда Ләйсән Гимаеваның фотосы гына бар.

Бу хакта Булат үзенең аккаунтында хәбәр итә. Мактана, дип уйладык. «Күп балалы әти документына ия булгансың икән», дип, без дә аңа мөрәҗәгать иттек.

— Документлар бирергә кем бара — шуңа бирәләр. Ләйсән барган иде, аның фотосын ябыштырганнар, — дип бик белдекле кыяфәт чыгарып сөйли башлаган иде Булат та, янәшәсендә тормыш иптәше дә басып тора икән. Ләйсән ирен шунда ук төзәтте: «Ир-атныкын ябыштырмыйлар». Бу сүзләрдән Бәйрәмовның кәефе китте бугай, «гаделсезлек бит бу. Минем дә таныклык күрсәтеп йөрисем килә бит. Әнигә дә, әти кешегә дә бирелергә тиештер ул» дип белдерде.

— Ниндидер ташлама-льготалар бирү-бирмәве хакында белмим әле. Шунысын беләм: олы кызга 18 яшь тулгач та, «күп балалы әти яисә гаилә» статусы бетә.

Билгеле булганча, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева гаиләсендә өченче кызлары 17 май көнне туды. Ул чакта Булат үзенең аккаунтында шатлыгыннан «бүгеннән мин 3 кыз әтисе. Таңсылу, Зифа һәәәәәәм…Зәйнәп» дип язып куйды.

Фото: http://idel-tat.ru
http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев