Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина яшьлек елларын сагына

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина яшьлек елларын сагынып, Инстаграмга бер фотосурәт урнаштырган. Текәлебрәк карасагыз, фотодагы иптәш кызының Альбина Апанаева булуын танырсыз. Хатирәләргә бирелеп Дилә бу фото турында менә ничек яза:

"1999 елда мин Казанга килдем. Кыска( каре) чәч ике койрыкка кыстырылган, кыска юбка. Казан Мәдәният һәм Сәнгать Институтының фойесында әнисе белән бер кыз тора иде. Без шунда ук аралашып киттек. Танышкач, Альбина белән Халидә апа икәне ачыкланды. Алар да вокал бүлегенә керергә планлаштыралар икән. Бергә экзаменнар биреп йөрдек, дуслаштык. 1 сентябрьдә укырга килгәндә мин иң беренче итеп 1 курс студентлары арасында аларны эзләдем. Альбинаның да шулай булган икән)). Бер беребезне күреп алгач, йөгереп килеп кочакландык. Әллә йөз ел таныш мыни?))) Шул көннән бирле безнең аралар өзелми.Аллага шөкер!!!

P.S. Бу фото 2000 елда, беренче курсны тәмамлагач Бәрәнге сабантуенда төшерелде. Үзгәргәнбез... Ә күңелләр хаман яшь..."

Фото: инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев