Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Этно-рок музыкант Азат Гыйльметдинов футбол җанатарларын “Ай былбылым” көенә биетте

Бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы фан-зонада татар җырчылары чыгыш ясады.

Татар телендә этно-рок башкаручы “AZAT Sound System” төркеме җитәкчесе Азат Гыйльметдинов бүген футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан фан-зонасында җанатарларны “Ай былбылым” көенә биетте. Татар артистлары чыгышларын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тамаша кылды.

Бүген "Казан" гаилә үзәге янында оештырылган фан-зонада татар җырчылары чыгыш ясады. 20.00 сәгатьтә “Ямьле” төркеменең экс-солисты Дилия Әхмәтшина һәм “AZAT Sound System” төркеме булды.

Концерт в рамках ЧМ-2018

Татар җырчыларын фан-зона тамашачысы хуплап каршы алды, басып та, утырып та, биеп тә тыңлады. Хәтта җырларга кушылырга тырышучы чит ил җанатарлары да күренде. Чит ил туристлары татар җырчыларын видеога да төшереп алдылар.

Азат Гыйльметдиновның чыгышы җанатарларны аеруча җанландырды. “Ай былбылым” җыры ярты сәгатьлек татар җырлары блогының кульминациясе иде.

Концерт в рамках ЧМ-2018

Җырчылар фан-зона тамашачыларын татар һәм инглиз телләрендә сәламләделәр.

Азат Гыйльметдиновның Чемпионат программасында беренче көн җырлавы түгел. Аның чыгышларын җанатарлар җылы кабул итәләр, шаулап алкышлыйлар, фотога һәм видеога төшерәләр. 

Концерт в рамках ЧМ-2018

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев