Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

ИлСаф: «Кыш бабайдан акча сорар идем»

– Әгәр дә Кыш бабай чынлап та булса һәм аннан нәрсә дә булса сорарга яраса, мин акча сорар идем.

Кызганычка, күпләрнең Яңа ел табыны өстәленә куярга да ризыклары юк. Кыш бабай биргән акчага күп итеп сый-нигъмәтләр алып, аларга таратыр идем. Кешене жәлли, кызгана торган гадәтем бар. Кыш бабайсыз да, кулымнан килгәнчә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузам.
Яңа ел – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Бер елны аны самолетта каршы алырга туры килгән иде. Себердә гастрольдә идек. Һава торышы начарланып китте дә, очу вакытын күчерделәр. Ахыр чиктә сәгать 12не күктә каршы алдык. Үзенә күрә бик кызык иде: бер ел буе самолетта очтык.
Газета укучыларны чын күңелемнән Яңа ел белән тәбриклим. Еллар имин, табыннарыбыз мул булсын. Тормышыбызда һәрчак дуслык хөкем сөрсен, сугышлар булмасын!

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев