Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ландыш Нигъмәтҗанова татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный

Татар эстрадасының алга китмәвен җырчы дәүләт ярдәме булмаудан, дип саный.

 Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бүгенге татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный. Бу фикерне ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде.

“Татар эстрадасы төшеп калган, дибез... Әлбәттә, ярдәм булмаса, төшеп кала инде ул. Акча түкмичә генә ниндидер шоу, грандиоз әйбер ясап булмый. Артист шәп чыгыш ясасын өчен, аның йөзе генә түгел, киеме генә түгел, җыры гына түгел, бөтен нәрсәсе кирәк - сәхнә бизәлеше, бию”, - дип саный татар эстрадасы җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова.

“Минем аңлавымча, әгәр дә дәүләт татар эстрадасын үстерүгә көч куя икән, артист өчен җиңел була”, - дип,  дәүләт тарафыннан ярдәм кирәклеген билгеләп узды җырчы. Мәдәният министрының эстараданы күзәтеп тору өчен махсус шура булдыру тәкъдименә: “Минем фикерем - әлбәттә, кирәк әйбер” - дип килешә җырчы.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев